Татарча көрәш һәм кул көрәше турнирына чакырабыз

2022 елның 26 мартында Яр Чаллы шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Рәсәйкүләм турниры узачак. Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Турнирны ачу тантанасы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.

Әлеге турнир – актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерүче ярыш. Татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицияләрен актив тормыш рәвешенә кертү аның бер максаты булып тора. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә –хаҗга юлламага беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдәләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше – 65 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрдә узачак.

Шунысы игътибарга лаек, узган турнирда Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Ингушетия, Карачай Черкес республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Төркмәнистаннан 100 артык спортчы катнашты. Төп призга татар көрәше буенча турнирда 75 кг га кадәр авырлыкта җиңү яулаган Алабуга шәһәре көрәшчесе, Фәләхов Ислам лаек булды. Турнир кубогын Әлмәт командасы отты.

Кул көрәше һәм мөселман яшьләренең милли көрәше буенча турнирда катнашырга чакырабыз!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *