ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 1992 нче елда республикабыз мөселманнары корылтае карары белән оеша. Оешманың рәисе итеп мөфти Габдулла Галиуллин сайлана. 1992 нче елның 15 нче сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте юридик теркәлү уза.

Татарстан өммәте тарихында мөһим вакыйга булып 1998 нче елның 14 нче февралендә Казанда узган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең III Корылтае тора. Берләштерү корылтае дип аталган әлеге съезд ТР МДН белән төбәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен берләштерергә ярдәм итә (әлеге ике оешма үз эшчәнлеген Татарстанда 1994 нче елдан алып барган була). Берләштерелгән мөфтиятнең рәисе итеп мөфти Госман Исхаков сайлана.

Корылтайда кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә, 1998 нче елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (ТР МДН) Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы органнарында теркәлү уза.

ҮДО – ТР МДН үзенең дини эшчәнлеген:

Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръән;

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булсын) сөннәте;

Коръәнгә, Пәйгамбәребез сөннәтенә, имам Әбу Хәнифә мәзһәбенә ияргән факиһ һәм голәмәләрнең иҗтиһатында чагылган шәригать кануннары;

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, 1997 елның 26 нчы сентябреннән 125-ФЗ номерлы “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр” Федераль законы, башка норматив-хокукый актлар һәм ТҖ МДН Уставы нигезендә тормышка ашыра.

2013 елның апреленнән ТР МДН Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкли.

ТР МДНның төп вазифалары:

а) Ислам динен бергәләшеп үстерү һәм тарату максатыннан, Татарстан Республикасының мөселман дини оешмаларын берләштерү;

б) мөселман дини оешмаларының кануни бердәмлеген Коръән һәм Сөннәт нигезендә, Әбү Хәнифә традицион хокук мәктәбенә яраклаштырып тәэмин
итү;

в) республиканың мөселман берләшмәләренең рухи потенциалын көчәйтү һәм әхлакый нигезләрнең ныгыту;

г) тәрбия һәм белем дәрәҗәсен күтәрү, югары әхлаклы һәм гыйлемле  шәхесләр әзерләү максатыннан җәмгыятьтә рухи-әхлакый нигез булдыру;

д) җәмгыятьтә конфессия-, халыкара татулыкка һәм килешүгә ирешү;

е) Татарстан Республикасы мөселманнары һәм мөселман дини оешмаларына республикада законлы хокукларын, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда һәм Ислам динен таратуны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүгенге көндә үз эченә түбәндәге административ-территориаль структур бүлекчәләрне ала: 9 казыят, 48  район мөхтәсибәте, 1415 теркәлү узган мәхәллә, 9 мәдрәсә, РИИ. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составына 1430 мәчет керә, аларда 1373 имам эшли. Татарстан террториясендә 700дән артык мәктәп бар, аларда 25 000 шәкерт гыйлем ала һәм 1400 кеше остазлык итә. Бүгенге көндә ТР МДН химаясендә 26 массакүләм мәгълүмат чарасы һәм 48 район мөхтәсибәте сайты исәпләнә (2017 елның 1-нче гыйнвары мәгълүматлары буенча).