Мухтасибат г. Набережные Челны

Мухтасибат г. набережные Челны

1991 елның 24 июлендә Үзәк Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин указы нигезендә Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештырыла. 1993 елның 18 гыйнварында ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә күчә. Шул вакыттан алып мөхтәсибәтнең төп максаты булып ислам динен тарату, Чаллы шәһәре мөселманнарын берләштерү, яшьләр арасында ислам динен ныгыту, татар милли гореф-гадәтләрен саклап калу, хәйрия чаралары үткәрү һәм шәһәребез мөселманнарына дини йолаларны үтәргә булышу тора.

Бүгенге көндә Чаллы шәһәре мөхтәсибәте каршында күп кенә оешмалар эшләп килә. Әлеге оешмаларның 2018 ел дәвамындагы эшчәнлеге турында кыскача гына таныштырып китәбез.

Ислам белеме бирү өлкәсендә “Ак мәчет” мәдрәсәсе инде 26 ел үз эшчәнлеген алып бара. Һәр ел саен анда якынча 275 шәкерт ислам дине буенча профессиональ белем ала. Якшәмбе укуларында якынча 1300 кеше ислам дине нигезләрен өйрәнә. Узган елны исә татар телен өйрәнү курслары да башланып китте. 2018 елда “Ак мәчет” мәдрәсәсен 50 шәкерт тәмамлап, кулларына диплом алды. Моннан тыш мәдрәсәдә ел саен халыкара фәнни-гамәли конференцияләр дә уткәрелә.

1 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга ислам тәрбиясе бирү юнәлешендә, 2012 елның 1 июненнән башлап,  “Хәзинә” мөселман балалар клубы үз эшчәнлеген  алып бара. 2017-18 уку елы эчендә “Хәзинә”дә якынча 220 бала татар телендә дини белем һәм тәрбия алды. Җәйге каникул чорында балалар экскурсияләргә бардылар, мастер-класслар үттеләр һәм төрле чараларда катнаштылар. Моннан тыш “Хәзинә” даими рәвештә шәһәркүләм чаралар оештыра, атна саен “Күңел” радиосында “Рухи хәзинә” тапшыруын алып бара һәм “Кыйбла” тапшыруында даими катнаша. Республикакүләм һәм рәсәйкүләм бәйгеләрдә беренчелекне алып килә.

Чаллы мөхтәсибәтендә Мөселман яшьләре бүлеге дә актив эшли. 2018 ел дәвамында аның ярдәме белән күп кенә мөселман яшьләре футбол, волейбол,  баскетбол ярышларында һәм “Ислам – мәрхәмәтлек дине” темасы астындагы велойөгерештә катнаштылар. Моннан тыш Мөселман яшьләре бүлеге төрле күренекле шәхесләр белән очрашулар һәм профилактик лекцияләр дә үткәрә.

Шулай ук яшьләр белән эш итү юнәлешендә “Хәят” мөслимәләр берләшмәсе дә эшләп килә. Аның ярдәме белән бу елны Рамазан аенда туташлар өчен ифтарлар, гаилә корырга теләүчеләр өчен очрашулар булып узды, атнага бер тапкыр гаилә дәресләре дә үткәрелә.

2017 елда Чаллы шәһәре мөхтәсибәте каршында “Ихсан” хәйрия фонды оештырылды. Бу фонд ятим балаларга, мохтаҗлар, тол хатыннар, гарип һәм авыр хәлдә калган кешеләр, күп балалы гаиләләр һәм картларга булышлык күрсәтүне максат итеп куя. Һәр ай саен фонд тарафыннан мохтаҗларга азык-төлек таратыла. Шулай ук кирәк булганда акчалата ярдәм күрсәтелә, мәктәп-кирәк яраклары алына, гошер сәдакасы таратыла һәм медицина җиһазлары тапшырыла.

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте каршында 14 мәчет эшли. Аларның һәрберсендә диярлек ислам дине нигезләре һәм Коръән дәресләре, каникул вакытында балалар өчен яллар, бәйрәм көннәрендә ифтар һәм хәйрия ашлары үткәрелә. Никах, исем кушу һәм калган дини йолаларны үтәү дә мәчет имамнары тарафыннан башкарыла.

Чаллы мөхтәсибәте ярдәме белән Сидоровка бистәсендә корбан чалу өчен махсус урын да әзерләнде. Быел анда Корбан бәйрәме көннәрендә 2100 дән артык сарык чалынды һәм мохтаҗларга корбан ите тарату эше башкарылды.

Шулай ук Чаллы шәһәре мөхтәсибәте күп ел рәттән “Нур Ихлас” мәчете территориясендә балалар өчен Корбан һәм Ураза бәйрәме уздыра. Чара вакытында балалар өчен бушлай аттракционнар урнаштырыла, шикәрле вата, поп-корн һәм бүләкләр таратыла, ярышлар һәм уеннар үткәрелә. Ел саен бу чараларда йөзләгән ата-ана һәм бала катнаша.

Моннан тыш Рамазан аенда мөселман активы өчен шәһәркүләм ифтар ашы, татарча көрәш һәм кул көрәше буенча рәсәйкүләм турнир, балалар өчен рәсәйкүләм Коръән уку бәйгесе үткәрелә. Мәүлид аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә багышланган шәһәркүләм кичә уздырыла.

Хәләл ризык җитештерү өлкәсендә Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте 2003 елда үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул вакыттан алып шәһәребезнең күп кенә эшмәкәрләренә хәләл ризык җитештерү кагыйдәләрен өйрәтә. Бүгенге көндә “Чаллы бройлер” продукциясен Татарстан, Урал һәм Себер базарларына чыгару буенча актив эш алып бара, күргәзмәләрдә косультант рәвешендә катнаша һәм хәләл ризык җитештерү вакытында килеп чыкан пробемаларны юк итү, технологияләрне яхшырту өстендә эшли.

Мөхтәсибәт карамагында 2018 елның февраль аенда “Мәрхәмәтле ярдәм” гаилә кору үзәге ныклы гаиләләр корырга теләүчеләр өчен үзенең ишекләрен ачып җибәрде. Бүгенге көндә үзәктә бер меңгә якын кешенең анкетасы теркәлгән. Моннан кала Мәрһәмәтле ярдәм күп данәдә намаз укырга өйрәнү келәме бастырды һәм шәһәребез мәчетләренә таратып чыкты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә мөхтәсибәт ярдәме белән айга ике тапкыр “Ислам нуры” газетасы, елга бер “Ислам нуры календаре” бастырыла һәм атнага бер “Кыйбла” телевизион тапшыруы чыгып килә. 2017 елның ноябрь аеннан алып тапшыруның төп иганәчесе булып “Мәрхәмәтле ярдәм” мөселманнар өчен танышу агентлыгы тора.

Шулай ук мәгълүмат бүлеге юнәлешендә мөхтәсибәт сайты һәм аның белән беррәттән vkontakte, youtube, Instagram, telegram, whatsapp социаль челтәрләрендә каналар да эшләп килә. Безнең сайтта Чаллыда ислам дине яңалыклары, чаралардан күренешләр, шәһәребез өчен намаз вакыты белән танышырга, онлайн режимда җомга вәгазьләрен, ислам темаларына бәйле әңгәмәләр карарга мөмкин.

 

 

[evc_social_likes]

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *