Чаллы шәһәре мәчетләре

“Нур-Ихлас” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Әлфәс хәзрәт Гайфуллин
Ачылу вакыты: Октябрь, 2005 ел
Купме кеше сыя: 500
Адрес: Яңа шәһәр, 48/09
Телефон: 56-85-58

Кыскача тарихы: Мәчет мәхәлләсе 1993 елның 23 мартында шәһәрнең 48 нче бистәсендә оеша. Оештыручысы һәм бүгенгәчә аның алыштыргысыз имам-хатыйбы, шәһәр имам-мөхтәсибе – Әлфәс Нәбиулла улы Гайфуллин. 1993 елның сентябрендә мәчет нигезенә беренче субайлар кагыла. Архитекторы – В.А. Манукян. 2005 елның 22 октябрендә рәсми ачыла. Мәчет 500 кешегә исәпләнелгән. Намаз заллары беренче һәм икенче катларда. Төзелешнең төп спонсоры – “Сатурн” җәмгыяте. Мәчет архитектурасы үзенең матурлыгы, кабатланмас булуы белән игътибарны тарта. Төп манарасы биеклеге 40 метр.
2012-13 елларда мәчеттә реконструкция эшләре башкарылды, түбә яңартылды, мәчет тышы акка буялды, тышка җылы тәһарәтханә төзелде. Хәзер мәдрәсә, хәләл кафе, кибетләр төзү өчен әзерлек эше бара.

“Ак мәчет”
mechet

Имам-хатыйб: Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиев
Ачылу вакыты: 1992 ел
Купме кеше сыя:
Адрес: Яңа шәһәр, 2/14
Телефон: 38-86-33

Кыскача тарихы: Яңа Шәһәрдәге 2/14 адресы буенча урнашкан балалар бакчасы бинасы “КамАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директорының 5 май 1992 ел әмере нигезендә картлар һәм инвалидлар өчен пансионат, гыйбадәт бүлмәләре, рухи-милли үсеш максатлары өчен бирелә. 1992 елның 14 октябрендә “Мәрҗани” Мөселман мәхәлләсен оештыру җыелышы була. Беренче имам-хатыйбы Рәвкать хәзрәт Харрасов. Бинага “Тәнзилә” хатын-кызлар мәдрәсәсе урнаштырыла. Ул соңыннан ирләр мәдрәсәсе итеп үзгәртелә. 1996 елның 27 апрелендә Яңа Шәһәрнең “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы һәм “Тәнзилә” мәдрәсәсе ректоры итеп Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли сайлана. Ул җитәкчелек иткән елларда мәчетнең намаз залы киңәйтелә, яңа тәһарәтханә эшләнә, яңа иркен фойе, аның өстендә заманча конференц-зал төзелә. “Ак мәчет” намаз заллары җәмгысе 1000 кешене сыйдыра ала. 1996 елның июлендә исеме “Ак мәчет” дип үзгәртелә. Шул исем Мәскәү проспектындагы тукталышка да бирелә. “Ак мәчет” мәдрәсәсенең көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре уңышлы эшли.

“Тәүбә” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев
Ачылу вакыты: Июль, 1992 ел
Купме кеше сыя: 500
Адрес: ГЭС, Үзәк урам, 6
Телефон: 70-51-17

Кыскача тарихы: Шәһәрдә заманча архитектуралы беренче мәчет. Проект авторы – Маркиз хаҗи Басыйров. 1989 елның 1 апрелендә мәчет нигезенә беренче казык сугыла. Шул ук елның 23 августында мәчеткә ай кую тантанасы була. Ул Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына туры китерелә. 1992 елның 22 июлендә рәсми ачыла. Күп Ислам дәүләтләреннән делегацияләр киләләр..
“Тәүбә” мәчете 500 кешене сыйдыра. Манарасы җирдән 53 метр биеклектә. Цоколь катында кибет, ашханә, конференц-зал бар. Соңгы елларда түбәсе яңартылды, ишек алдына җылы тәһарәтханәләр, гараж, мәет юу биналары төзелде.

“ГЭС мәхәлләсе” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: ГабдеРәшид хәзрәт Курмалеев
Ачылу вакыты: Ноябрь, 2013 ел
Купме кеше сыя:
Адрес: ГЭС 3/26а
Телефон: 70-16-75

Кыскача тарихы: ГЭС мәчете 2009 елның җәендә салына башлый. Мәхәллә 2007 елның 25 июлендә оеша. Имам-хатыйбы – Фоат хәзрәт Мөхәммәтов. Ул беренче көннән төзелешне җитәкләүче дә. ГЭС мәчете Чаллыда дин иреге бирелгәч агачтан төзелгән беренче мәчет. Ике намаз залы 200 кешене сыйдыра. Балкон өлешендәге хатын-кызлар залы 70 кешегә исәпләнгән. Проект авторы – яшь архитектор Алмаз Марат улы Муглиев. ГЭС мәчете 2013 елның 28 ноябрендә тантаналы төстә ачылды.

“Утыз Имәни” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Салихҗан хәзрәт Гайниев
Ачылу вакыты: Ноябрь, 2016 ел
Купме кеше сыя: 150
Адрес: Замелекесье, 27 комплекс
Телефон: 70-33-88

Кыскача тарихы:

“Тау” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Габделәдәл хәзрәт Назмутдинов
Ачылу вакыты: Апрель, 1980 ел
Купме кеше сыя:
Адрес: Орджоникидзе урамы, 38
Телефон: 71-73-45

Кыскача тарихы: Халыкта Элеватор тавы мәчете дип аталып йөртелүче бу гыйбадәт йорты өчен 1980 елның апрелендә шәхси йорт сатып алына. Йорт кенәгәсендә “мәйданы 41 кв. метр” дип күрсәтелгән. 1990 ел алдыннан аңа манара ясала. Бүгенге көндә дә мәчет уңышлы эшли. Имам-хатыйбы Габделәзәл хәзрәт Нәҗметдинов, шәһәрнең иң өлкән яшьтәге имам-хатыйбларыннан.

“Кәүсәр” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Фәрит хәзрәт Фатихов
Ачылу вакыты:
Купме кеше сыя:
Адрес: Яңа шәһәр, 32/24а
Телефон: 34-64-96

Кыскача тарихы: Мәчет мәхәлләсе 1997 елның маенда оеша. Оештыручысы – Фәрит хәзрәт Фатыйхов. Шул ук елда мәчет нигезен салу башлана. Мәчет проекты авторы Маркиз хаҗи Басыйров. 2004 елның маенда мәчеткә ай куела. 2005 елны Рамазан аенда мәчет кулланыла башлый.
Мәчет территориясендә 500 гыйбадәт кылучыга исәпләнелгән яңа бина төзү няит ителә, хәзер проектлау эшләре бара.

“Сөембикә” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Рәис хәзрәт Әхмәтов
Ачылу вакыты:
Купме кеше сыя:
Адрес: Яңа шәһәр, 27/10а
Телефон: 8 917 274 74 62

Кыскача тарихы: Чаллыда төзелүче икенче агач мәчет. 27 нче бистәдә төзелә. 210 намаз укучыга исәпләнелгән. Төзелеш 2009 елны башланды. 2014 ел башына төзү эшләренең 70 % башкарылды. Төп спонсоры – Чаллыдан бер дин кардәшебез (исемен әйтмәүне үтенә, ярдәме Аллаһ ризалыгы өчен ). Ул инде төзелешкә 7,5 млн. сумнан артыграк өлеш кертте. Мәчетнең цоколь катында мәдрәсә, эш бүлмәләре планлаштырыла. Төзелеш эшләре мөхтәсибәт һәм мәчет имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов җитәкчелегендә уңышлы алып барыла. Архитекторы – Алмаз Муглиев.

“Туфан” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Равил хәзрәт Нуруллин
Ачылу вакыты:
Купме кеше сыя:
Адрес:
Телефон: 38-79-63

Кыскача тарихы: Мәчет мәхәлләсе 1994 елның 12 гыйнварында оеша. Мәчет проекты авторы – архитектор Әнәс Габдулла улы Шәмсиев. Төзелеш 1997 елның 12 маенда башлана. 2006 елның 16 сентябрендә мәчетне ачу тантанасы була. Мәхәлләне оештыручы, мәчетне төздерүче, аның бүгенге көнгәчә даими имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин, югары белемле төзүче. Мәчет калку җиргә салынган, архитектурасы бик җыйнак, үзенчәлекле, шәһәрне бизәп утыручы гыйбадәтханәләрнең берсе. Бина эчендә намаз залыннан тыш уку бүлмәләре, ашханә бар. Аерым төзелгән хәләл ит кибете халыкка хезмәт күрсәтә. Ирләр өчен намаз залы 150 кешелек, хатын-кызлар өчен 40 кешелек.

“Рамазан” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Илдар хәзрәт Галиуллин
Ачылу вакыты:
Купме кеше сыя:
Адрес:
Телефон: 34-64-64

Кыскача тарихы: Мәчет мәхәлләсе 1997 елның 4 июлендә оеша. Имам-хатыйбы – Рәвкать хәзрәт Харрасов. Шул ук елны мәчет төзелеше башлана. Проект авторы – архитектор Әнәс Габдулла улы Шәмсиев. 2005 елның кышында мәчетнең беренче каты файдаланыла башлый. 2006 елны икенче каты өлгерә. 2007 елның 2 сентябрендә мәчетне ачу тантанасы була.
“Рамазан” мәчете бинасы шәһәрнең “Туфан” мәчете белән аваздаш диярлек. Намаз залы 100 гыйбдәт кылучыга исәпләнелгән. Бина эчендә уку класслары, хәләл ит кибете бар.

“Ихлас” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Инсаф хәзрәт Сәүбанов
Ачылу вакыты:
Купме кеше сыя:
Адрес:
Телефон: 70-68-48

Кыскача тарихы: Чаллының Сидоровка мәчете мәхәлләсе 1997 елның 10 сентябрендә шәһәр хакиме карары нигезендә теркәлә. Мәхәллә мәчетен төзү 2002 елның ноябрендә башлана. Төзү эшләре 2003 елның августында төгәлләнә. Төзелеш эшләрен оештыручы – Татарстанның атказанган табибе Ирек Гасыйм улы Ишкинеев. Мәчет проекты авторы – архитектор Маркиз хаҗи Басыйров. 2007-08 елларда Ирек хаҗи инициативасы белән мәчет каршында мәдрәсә, имам йорты бинасы төзелә. Мәчет бинсының цоколь өлешендә ашханә урнашкан.

“Әбүзәр” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Хәлвәтдин хәзрәт Багаутдинов
Ачылу вакыты:
Купме кеше сыя:
Адрес:
Телефон: 46-36-00

Кыскача тарихы: 1991 елны ЗЯБ бистәсендә 2 нче санлы мөселман мәхәлләсе оеша. 1992 елның 2 февралендә мәчет төзелеше башлана. 1993 елның 1 гыйнварында мәчет төзелеше тәмамлана. Архитекторы – Валерий Арамансович Манукян. Төзелешнең төп спонсоры – Чаллыдагы “Полимер” фирмасы генераль директоры Элман Әбүзәр улы Гасанов. Мәчет аның әтисе исемен йөртә. 1993 елны мәчет янында ике катлы көндезге мәдрәсә бинасы төзелә һәм ул эшли башлый. Бераздан Чаллы гуманитар институты булып үсә. 1996 елны ябыла.
“Әбүзәр” мәчете 200 кешегә исәпләнелгән. “Әбүзәр” мәчете мәхәлләсен оештыручы, мәчет төзелешен җитәкләүче, аның беренче имам-хатыйбы – Хәлвәтдин хәзрәт Баһаветдин.

“Чишмә” мәчете
mechet

Имам-хатыйб: Инсаф хәзрәт Хәсәнов
Ачылу вакыты: 2013 ел
Купме кеше сыя:
Адрес: Яңа шәһәр, Кояшлы урамы, 6
Телефон: 8 937 294 71 74 – Инсаф Хазрат

Кыскача тарихы: “Чишмә”мәчете 2007 елның сентябрендә Чаллының 66 микрорайонында төзелә башлый. 2007 елның 7 февралендә тантаналы төстә ачылды. Төп спонсоры – эшмәкәр Марат Мансур улы Зарипов. Мәчет 70 гыйбадәт кылучыга исәпләнелгән. Манарасы 18 метр биеклектә. Проект авторы – Татгражданпроект фирмасы. Мәчет территориясендә ике катлы якшәмбе мәдрәсәсе бинасы төзелә.