Чаллы янында тагын уртак чишмәне чукындырып тәре куйдылар

 

Чаллы янында һәркем су ала торган уртак чишмәне православлар чукындырды һәм анда тәре куйды. Мөселман җитәкчеләре бихәбәр. Православлар аңлатма бирми. Рөхсәт биргән хакимият вәкиле мөселманнар ризалыгын сорауны кирәк санамый.

Чаллы халкы фатирларга килгән судан тыш шәһәр янындагы берничә чишмәдән дә су алып кайтып эчә. Шушындый уртак чишмәләрнең берсе узган атнада чукындырылды һәм аның өстенә православлар тәресе куелды.

Чаллының төньягындарак Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан су алырга татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да туктала. Барысы да савытлар алып килеп шушы чишмәдән су ала. Быел интернетта шушы чишмә башында элек тәреле часовня торганлыгы, аның 1850 елда куелуы, аннан соң җимерелеп таралуы турында язмалар күренә башлады. Бу тарихны алга сөрүчеләр тәренең әле 1960-70 елларда да шушы Урманчы чишмәсе өстендә торганлыгын, булганлыгын ассызыкларга тырышалар. Ләкин әлегә бу хакта документлар юк.

Өч метр чамасы биеклектәге тәре чишмәнең табигый чыккан урынына куелган, аның баганасы зур ташлар белән бастырылган

Уртак чишмә өстенә тәре кую вакыйгасы матбугат чараларында зурдан кубып күрсәтелмәде. Ни әйтсәң дә, Чаллыда күп милләт кешеләре, төрле диндәге халыклар яши бит. Алар моны төрлечә кабул итәргә мөмкин иде. Чишмәгә тәре куелуы хакында Азатлыкка 20 декабрьдә мәгълүм булды. Чыннан да, өч метр чамасы биеклектәге тәре чишмәнең табигый чыккан урынына куелган, аның баганасы зур ташлар белән бастырылган.

Ә бит Чаллы күпмилләтле, күп конфессияле кала. Барысы да биредән су ала. Татарлар шәһәрдә халык саны ягыннан беренче урында да тора кебек. Урманчы чишмәсенә тәре куйганчы православ вәкилләре татар җәмгыятьләре, ислам дине вәкилләре белән киңәшләштеләрме, фикер алыштылармы икән дигән сораулар туды. Шуларга җавап алу максатыннан беренче эш итеп Чаллы мөхтәсибәтенә юнәлдек. Мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла Әлмәт шәһәренә өч көнлек семинарга киткән булып чыкты. Чулман төбәге казые Рөстәм хәзрәт тә шунда киткән. Мөхтәсиб ярдәмчесе Фоат хәзрәт Габдуллин чишмәгә тәре кую вакыйгасы турында белми булып чыкты. Моңа мөнәсәбәтен дә белдерәсе итмәде.

Чаллы хакимиятендә җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге, аның җитәкчесе Рөсәм әфәнде Галиуллин бар. Ул да Казанга күп көнле укуларга китеп барган иде. Урынбасары Алинә ханым да чишмәгә тәре куюны ишетмәгән икән. Шулай да 4-5 сәгатьтән чишмәне чукындыру эше башында торган Андрей атакайның эш урыны телефонын табып бирә алды. Шалтыратабыз, Андрей атакайның мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенәбез. Алар үз чиратында безгә Чаллының Боровецки бистәсендәге Святой-Вознесенский чиркәвенең кабул итү бүлмәсенә килергә куша.

 

Киләбез. Ләкин 9-10 минуттан (!) килүгә инде Андрей атакайның эш бүлмәсендә булмавы ачыклана. Бүлмә алды кешесе белән сөйләшеп алабыз. Ул Андрей атакайның хокукый ярдәмчесе Антон Тринихин булуын әйтә һәм безнең дә документларны тикшереп ала. Тринихин әфәнде сак кына тавыш белән “нәрсә, жалобалар була башладымы әллә?”, дигән соравын да бирә. Бу инде чиркәү әһеленең сорауларга җавап бирмичә, сөйләшүне татарларның мөнәсәбәт белдерә башлаулары хакында кызыксынуларына боруын аңлата иде.

Сораулар аңа бик гади бирелде: нигә шушы эш башында торган атакай Андрей кайнар вазгыять булырлык гамәлдән соң үз урынында юк, яисә кем дә булса чишмәне чукындыру, тәре кую турында безгә җавап бирә аламы? Тринихин әфәнде “Бу чишмә башында 1850 елларда ук часовня булган. Ул юкка чыккан. Без шуны торгызабыз. Тәре куюга Түбән Кама дәүләт паркы җитәкчелеге язмача рөхсәт бирде”, дигән җавапларны әйтте. “Чишмәдән татарлар да, шәхсән үзем дә су алам бит, тәре астыннан су алу, мәсәлән, миндә матур хисләр, тойгылар уятмый. Нигә алай эшлисез?”, дибез. Мондый сорауларга бары Андрей атакай гына җавап бирә алуын тагын бер кат ишетәбез.

Галимҗан Зарипов озак еллар Чаллы хакимиятендә милли һәм дини эшләр бүлеген җитәкләде. Чишмәгә тәре кую турында сүз башлагач, ул да бу хакта бездән ишетүен җиткерде.

 

“Мондый хәлләр элегрәк тә булгалады. Без аны туктатып кала алдык. Шушы чишмә өстенә тәре куюны мин провокация дип бәялим. Мондый хәл шәһәр хакимияте, безнең халык белән киңәшләшеп башкарылырга тиеш иде. Әлеге чишмә бар Чаллы халкының байлыгы. Христианнарның мондый гамәле чыннан да провакациягә китерергә мөмкин. Шәһәр хакимияте белән киңәшү булганмы, рөхсәт бармы? Юк икән, рөхсәтсез икән, тәре шундук алынырга тиеш”, дип саный Галимҗан Зарипов.

Галимҗан Зарипов белән әңгәмә барышында “Моны урыс белән татарны чәкештерү, низаглар тудыру максатынннан эшләмәделәрме икән” дигән сорауны да күтәрәбез. “Елга-күлләрне, урман-чишмәләрне христиан яки мөселманныкына бүлү ярамый. Алар уртак. Әйткәнемчә, шушы чишмәгә тәре кую очрагы моңарчы да булган иде. Зур тавыш чыга башлагач, аны кире алдылар”, диде Галимҗан әфәнде.

Әлеге юнәлештә байтак эзләнергә туры килде. Урманчы чишмәсе Чаллы янында. Әлеге җирләр, бер караганда, Тукай районына да керә. Эзләнә торгач, чишмә һәм аның якын тирәсе федераль милек булып торуын да җиткерделәр. Шушы җир, милек белән Алабуга каласыннан торып идарә итүләре дә ачыкланды.

Урманчы чишмәсе Алабугадан идарә ителә торган “Түбән Кама дәүләт паркы” җирләренә керә булып чыкты. Ә бу җирдә нәрсә дә булса урнаштыру өчен шушы парк мөдире рөхсәте дә җитә булып чыкты. Җитәкче Айрат Имамов белән телефоннан сөйләшәбез.

 

Айрат әфәнде, менә шушы чишмәгә тәре куярга сезгә мөрәҗәгать булган һәм сез моңа рөхсәт биргәнсез, диләр. Бу дөресме?

– Әйе, алар миңа язмача мөрәҗәгать иттеләр, чишмәгә тәре кую турында. Мин рөхсәт иттем.

Халыкның бер өлеше чишмәгә тәре куюны тынычлыкка бомба куюга да тиңли, халыкны бүлгәләүгә китерә, дип саный.

– Халыкка алай ошамый икән, яз көне чишмәнең бу ягына ярымай куярбыз. Ул чишмәдә православ тәресе элек тә булган бит.

Сезгә тәренең булуы хакында документлар күрсәттеләрме соң?

– Әйе, күрсәттеләр. Аның тарихы да бар. Анысын да күрсәттеләр.

Ә менә тәре куюны Чаллы, Тукай районы җитәкчеләре белән килештердегезме? Ни ди дисәң дә, вакыйга диннәр, милләтләр белән, шушы төбәктәге тынычлык белән дә бәйле бит.

– Ә нигә әле мин алар белән килештерергә тиеш? Бу җирләр федераль милек булып санала. Ул җитәкчеләрнең ни катнашы бар монда?

Тәре куелгач халык арасында низаг башлануы бик мөмкин. Моның өчен шәһәр һәм район башлыклары җавап бирә бит.

– Главалар үз шәһәрләре өчен җавап бирсен. Тәре федераль җиргә куелды. Мәһдиевнең дә (Чаллы башлыгы), Хаҗиевнең дә (Тукай районы башлыгы) бу җирләргә катнашлары юк. Бу территорияләр Мәһдиевкә дә, Хаҗиевкә дә буйсынмый, чөнки федераль милек.

Айрат әфәнде, алай булгач, чишмәгә тәре куюны Мәскәү белән килештердегезме соң?

– Юк. Мондый нәрсәләрне мин үзем генә килештерәм, үзем генә хәл итәм.

“Җегетләр, үтенәм, шушы сәясәткә мине тартып кертмәгез әле”, диде ул һәм телефонын сүндерде

Шушы сөйләшүдән соң берничә көн узгач, Чаллы мөхтәсибәтеннән “Айрат Имамов тәре куярга рөхсәт бирмәгән икән”, дигән сүзләр ишеттем. Шимбә кичендә Айрат Имамов белән кабаттан элемтәгә керәбез. “Җегетләр, үтенәм, шушы сәясәткә мине тартып кертмәгез әле”, диде ул һәм телефонын сүндерде.

Чишмәгә тәре кую хәбәрен беренче көннәрдә шактый игътибарсыз гына, шулай булырга тиеш кебек кабул итүләр сизелгән иде. Хәзер инде прокуратурага шикаять язуны, татар белән урыс арасына чөй кагарга тырышуларын, Татарстан мөфтиенең, дөньяви җитәкчеләрнең дә Чаллы чишмәсен чукындырып тәре куюларны игьтибарга алуын, алда тикшерүләр торачагын фаразлаулар бар.

Монннан алдагы елларда Чаллы үзәгендә булган 38нче бистәдәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган иде. Халык күпләп су ала торган тагын бер чишмә 2000 елда Боровецки чиркәве карамагына күчте. Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде юк.

Один комментарий к “Чаллы янында тагын уртак чишмәне чукындырып тәре куйдылар

  • 14.03.2017 в 18:38
    Постоянная ссылка

    Сүбхәнәллаһ, «Түбән Кама дәүләт паркы» җитәкчесе Айрат Имамов ул кадәр үк начар бәндә түгел бит инде. Барысы да, Аллаһының рәхмәте белән, тәртипкә салыныр.

    Ответ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *