Татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры

Ул быел 7 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында узачак. Былтыр татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 19 шәһәр районыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашкан иде. Ә бу ярышларның нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә алар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Түбән Кама вәкиле, 70 кг. кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр аны хуҗалар – Чаллы командасы яулады. .

Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша. Рәхим итегез!

Көрәш положение

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *