Чаллы имамнарының чираттан тыш җыелышы

29 декабрьдә Чаллы шәһәре имамнарының чираттан тыш җыелышы булды. Аның барышында имам-хатыйбларның Рабигүл- әүвәл – Мәүлид аенда пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышлап уздырылган чаралары турында отчетлары тыңланды. Һәр мәчеттә бу уңайдан вәгазьләр кичәләре, салаватлар әйтү, Мәүлид мәҗлесләре уздырылган. Мөхтәсибәт шәһәр мэриясенең концертлар залында  шәһәр күләмендә зур тамаша уздырды. Имамнар алдагы елларда Мәүлид аена тагын да җаваплырак әзерләнергә кирәк дигән карар кабул иттеләр.

Икенче көн тәртибе буенча Яңа Шәһәрнең төньяк өлешендәге “Түбән Кама” милли паркындагы бөтен халык куллана торган чишмә янына православ тәресе куелуы сәбәпле күп санлы  мөселманнарның мөхтәсибәткә мөрәҗәгате тикшерелде. Бу фактның булуы ачыланды. Бар халык куллана торган урынга православ тәресе куелу ТР “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында”гы Законының 3 статьясы 6 пунктына каршы килә. Ягъни ул мөселманнарның хисен кимсетү, бер динне икенчесеннән өскә кую булып тора. Җыелыш бу хәлне шулай дип бәяләде һәм җыелыш карарын чара күрү, әлеге фактка хокукый бәя бирү өчен Татарстан мөфтие адресына юлларга карар итте (җыелыш карарыннан күчерелмә тәкъдим ителә).

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *