Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Чистай форумындагы кайбер сорауларга җавабы


– Рабигыләүвәл – пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган аена керәбез. Мәүлид уздыру ярыймы, ул бидгать түгелме?

– Мәүлид уздыру динебезгә каршы килә торган гамәлләрдәнме? Беренчедән, бабаларыбыз аны уздырганнар, Казанда бик күп китаплар басылган. Мөхәммәд Шәрәфинең бик мәшһүр, киң таралган Мәүлид китабы бар. Безнең бабайлар Мәүлидне үткәрә иделәр.Нәрсәгә таянып? Чөнки моны Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Үзе куша. “Юныс” сүрәсенең 58 аятендә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) әйтә: “Әй, Мөхәммәд, син әйт аларга: Аллаһы Тәгалә безгә бер фазиләт, бер рәхмәт, бер өстенлек җибәргән булса шуңа мөэминнәр шатлансыннар.” Ягъни Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиешбез. Рәхмәтләр арасында иң олысы, иң зуры нинди ул? Аллаһы Тәгалә “Әнбия” сүрәсенең 107 аятендә болай дип әйтә: “Ий, Мөхәммәд, сине галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдек.” Димәк ки, рәхмәтләрнең иң олысы – пәйгамбәребезенең (с.г.в.) дөньяга килүе.
Кемдер әйтә: “Туган көнне үткәрергә ярамый.” Бу сорауга ике төрле карарга була. Әлбәттә, хәрәм мәҗлесе булса, өстәлгә аракы куелса хәрәм. Ләкин кеше туган көненә шатланса, аңа өстенлек күрсәтсә, бу хупланган гамәл. Гайсә г.с. Коръәндә нәрсә дип әйтә: “Миңа сәлам булсын, минем туган көнемә сәлам булсын, минем вафат булган көнемә сәлам булсын һәм кубарылыр көнемә дә сәлам булсын!” Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә туган көнен олылаган, зурлаган. Бохари хәзрәтләре җыентыгында шундый хәдис бар: пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сорау бирәләр: “Нишләп син дүшәмбе саен ураза тотасың?” Ул әйтә: “Чөнки бу көн мин дөньяга килгәнмен.” Ягъни нәрсә эшләгән? Һәр дүшәмбе ураза тоткан, бу көнне олылаган. Елга бер тапкыр түгел, атна саен. Без дә туган көнебездә ураза тотсак ул хөрмәт була бит. Мәҗлес оештырсак та, ул хәрәм булмаса, хупланган гамәл. Аннан соң башка бер дәлил: бу көннән – Мәүлидтән хәтта динсезләр дә, кяферләр дә файда күргән. Коръәндә нинди кяферләр, динсезләр турында сүз алып барыла? Фиргавен бар. Мәлгун кешеләр. Алар арасында Әбү Ләхәб дигән кеше дә бар. Әбү Ләхәб турында махсус бер сүрә килә – Раббыбыз аны ләгънәт кыла. Әбү Ләхәб мәңге җәһәннәмдә булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кешедән бик күп зыян күргән. Ләкин шуңа карамастан, хәдистә (Бохарида килә) Әбү Ләхәб өчен дүшәмбе саен газап җиңеләйтелгән булачак диелә. Нишләп шулай? Чөнки ул пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньяга килүенә шатланды. Бу хәбәрне китергән кол Субәйбәне азат итте, корбан чалды. Шуның өчен аның дүшәмбе саен газабы җиңел булачак. Динсезләр дә файда күргәч, без – мөэминнәр бу көнне шатлансак, бер-беребезгә нәсыйхәт кылсак, бүләкләр бирешсәк, моның нинди зыяны бар? Без пәйгамбәребезне (с.г.в.) яратып яшибез, аның килүенә шатланабыз. Шатлансак савабы була, зыяны булмый.

– Намазны татарча укырга ярыймы?
– Дога булса кайсы телне аңлыйсың – шул телдә кылу ярый. Ә намаз фәкать гарәпчә генә укыла. Йәсин, Тәбәрәк кебек озын сүрәләр ятлау мәҗбүри түгел, кыска сүрәләрне ятларга һәм дөрес итеп укырга өйрәнергә кирәк.

– Катнаш гаиләләргә ничек карыйсыз?
– Безгә үрнәк булучы сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатын-кызны сайлаган вакытта 4 нәрсәгә карап сайларга кушты: байлыгына, матурлыгына, нәселенә һәм диненә. Әмма динилегенә өстенлек бирергә кушты. Чөнки дини гаилә нык. Ә тормыш катнаш никахлар арасында аерылышучылар саны аеруча күп икәнлеген күрсәтә. Чөнки алар традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәниятләр төрле булу сәбәпле күп сорауларда уртак тел таба алмыйлар. Гаилә төзелгәндә барлык якларны исәпкә алу мөһим. Мәсәлән, хәтта шуны – кеше укырга яратамы? Чөнки парлар вакыт үтү белән бер-берләрен якыннан өйрәнә, кеше кызык түгел төсле тоела башлый. Китап укыган кешедә яңа фикерләр, уйлар туа, теле, күңеле, рухи дөньясы баерак була. Ә безнең хәзер буш вакыт телевизор карап уза. Кызганычка каршы, китаптан аерылдык.

– Сез алкогольсез сыраны эчәр идегезме?
– Юк. Чөнки ул барыбер сыра дип атала. Күз алдыгызга китерегез: хәзрәт шешәдән сыра эчә. Ул алкогольлеме, түгелме – халык монсына карамый. Әйтәчәкләр: “Карагыз, хәзрәт сыра эчә, ә миңа нәрсәгә ярамый?” Әмма алкогольсез икән, без моны тыя алмыйбыз. Бу очракта аны квас, кымыз белән чагыштырып карарга мөмкин. Исертерлек микъдарда булмаса аларны эчү ярый. Ә менә шәраб тыелган. Ул киемебезгә түгелсә хәтта без ул киемдә намаз укый алмыйбыз. Әгәр дә киемебезгә чиста спирт эләксә без ул киемдә намаз укый алабыз. Кемдер спиртны нәҗескә кертә. Ул чагында без тактага спирт салынган маркер белән Коръән аятьләрен яза алмас идек. Әмма спиртны эчәргә ярамый, чөнки ул исертә, акылны томалый.

– Тәмәке тарту мәкрүһме, әллә хәрәмме?
– Тәхрими-мәкрүһ. Ягъни хәрәмгә бик якын торган мәкрүһ. 18 гасырга тикле тәмәкенең организмга зыяны турында анык кына белмәгәннәр. Хәзер галимнәр аның зыянлы икәнен ачыктан-ачык әйтә.

– Традицион Ислам нәрсә ул?
– Әйтәләр: “Традиционный Ислам ул – бабайларның әкиятенә корылган Ислам.” Традиция ул пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән һәм аерым җирлектә формалашкан кыйммәтләр. Ошбу хакта татарның зур галиме Мөхәммәд Мурад Рәмзи болай дип яза: “Татарлар сөнниләр, гакыйдәдә Матуриди мәзхәбен тоталар, эш-гамәлләре Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча. Алар арасында бидгать ясаучылар юк, гамәлләрне Аллаһны күргән кебек кылалар.”

– Мәзһәб ни өчен кирәк?
– Без үзебезнең Әбү Хәнифә мәзһәбен тотуыбыз турында белдергәндә кайберәүләр әйтә: “Карагыз, хәзрәт Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча яшим ди, ә мин Коръән һәм сөннәт буенча яшәргә дим. Кем Аллаһка якынырак? Мин Коръән һәм сөннәт буенча яшәргә кирәк дим, ул исә Әбү Хәнифә буенча яшәргә чакыра. Димәк, хәзрәт адашкан, ә мин молодец!” Әбү Хәнифә буенча яшибез диюебез дини кыйммәтләрне бөек галим аңлавы аша кабул итүебезне күрсәтә. Кемдер Коръән һәм сөннәт буенча яшәве хакында белдерсә, димәк, ул үзенең аңлавына гына таяна, үзенә күрә бер мәзһәб тәшкил итә. Мәзһәб өммәтне таркатмый, киресенчә берләштерә. Без бит медицина китаплары укып үз-үзебезне дәвалау белән шөгыльләнмибез, ә табибләргә мөрәҗәгать итәбез. Дин өлкәсенә килгәндә, берничә дин китабы укыган аерым кешеләр – “брошюра имамнары” фәтвалар чыгара башлыйлар. Медицинада ялгышлыгың белән син кешегә бу тормышында зыян салырга мөмкин, ә фәтвада ялгышып – аның мәңгелек тормышында. Соңгысы куркынычырак. Мәзһәбсез юл кешене анархиягә, адашуга алып бара. Мәзһәбебездә һәр сорау төпле өйрәнелгән, аларның һәрберсенә җавап бар. Бер мисалга тукталам. Әйтәләр: “Хәнәфиләрдә никах дөрес түгел. Анда кызның атасы яки вәлие рөхсәтен алу шарт булып тормый.” Дәлил итеп Әбү Давыдтан килгән хәдисне китерәләр: “Әгәр вәлинең рөхсәте булмыйча хатын-кыз кияүгә чыкса, аның никахы дөрес түгел.” Әйтәләр: “Әбү Хәнифә бу хәдисне белмәгән.” Ни өчен Әбү Хәнифә хәзрәтләре бу хәдисне дәлил итеп алмаган? Бер хәдистә Гайшә р.г.нең түбәндәге сүзләре китерелә: “Минем янымда ансарлардан бер кыз бар иде. Аны кияүгә бирдем.” Хатын-кыз вәли була алмый. Чөнки аңа попечительлек йөкләнмәгән. Димәк, ул никах вәлисез укылган. Әбу Давыттагы хәдисне кем китерә? Гайшә анабыз. Гайшәдән (р.г.) соң Урва, Урвадан соң Зухри. Ибн Җөрәех берчакны Зухридан бу хәдис турында сорый. Зухри: “Мин бу хәдисне китермәдем, аны белмим,”- ди. Ничек килеп чыга – Әбү Хәнифә бу хәдисне китергән кеше аны инкяр кылгач, аны дәлил итеп ала алмый. Беренчедән, ул аятькә каршы килә. Икенчедән, аны китергән кеше үзе аңардан баш тарта. Бу хәдистәге :”…никах юк,”- дигән сүзне бәрәкәт юк дип аңларга кирәк. Ягъни аның никахы дөрес. Шушындый эчтәлектәге башка хәдисләр дә бар. Бер кеше мәчет янында торса, аның намазы мәчеттә генә кабул була дигән хәдис шулайрак килеп чыга. Ләкин барыбыз да беләбез: бер кеше өендә намаз кылса, ул мәчеттәгедән савабын 27 мәртәбә әзрәк ала. Ягъни намазда бәрәкәт юк дигән сүз. Вәлисез укылган никах та дөрес, ләкин әтисе рөхсәт бирмәсә ул никахта бәрәкәт юк. Әмма ул дөрес. Шундый сорауларга китапларыбызда җаваплар бар, Аллаһыга шөкер. Шуның өчен мәзһәбкә таянырга кирәк.

– Мөфти булып эшләү авырмы?
– Әл-Бәкарә сүрәсенең соңгы аятендә әйтелә: Аллаһы Тәгалә кешегә көченнән килми торган эшне йөкләми. Имамның үз проблемалары, президентның проблемалары үз дәрәҗәсендәге проблемалар. Тәвәкәлләгәндә Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә аларны чишәргә ярдәм итә. Ул йөкне алырга теләмәдең – димәк, авырлыктан куркып калдың, чигендең. Һәр кешенең проблемалары, авырлыклары булырга тиеш. Белүебезчә, иң зур авырлыкларны пәйгамбәрләр кичергән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *