Гыйбадәт бүлмәләре эшли башлады

Чаллы шәһәренең 5 нче шифаханәсендә мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен гыйбадәт бүлмәләре ачарга җыенулары хакында хәбәр иткән идек инде.  23 гыйнварда аларны ачу чаралары узды. Аның барышында һәр ике дин әһелләре дә шифаханәнең баш табибы Зөфәр Мисбах улы Насретдиновка һәм аның бу эштәге ярдәмчеләренә дин тотучылар мәнфәгатен кайгыртканы өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Гыйбадәт бүлмәләренә ремонт ясалган, идәннәренә келәм җәелгән, гыйбадәт өчен барлык шартлар тудырылган. Мәсәлән, 1 нче неврология бүлекчәсендә җиһазландырылган мөселман гыйбадәтханәсендә кыйбла билгеләнгән, Коръән, башка дини әдәбият булдырылган, Биредә тәһарәт алу, госел коену мөмкинчелеге бар.

Гыйбадәт бүлмәләрен ачу чарасында шәһәрнең  сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Вил улы Сабаев та катнашты. Ул үзенең чыгышында шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү шифаханәсендә гыйбадәт бүлмәләренең уңышлы эшләвен, ихтыяҗ булганда аларның башка шифаханәләрдә дә ачылачагын белдерде.

Чара ахырында мөселман  гыйбадәтханәсендә шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин имамлыгында беренче өйлә намазы укылды,  дога кылынды.

Рәсемнәрдә: Зөфәр Мисбах улы, Әлфәс хәзрәт, Олег Вил Улы, имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт гыйбадәт бүлмәсе фоесында;   гыйбадәт бүлмәсендә.

Один комментарий к “Гыйбадәт бүлмәләре эшли башлады

  • 29.01.2017 в 04:48
    Постоянная ссылка

    Здравствуйте.
    Очень полезная и интересная статья!
    Спасибо Вам за эту информацию.

    Ответ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *