Үзешчән футбол командалары Мөхтәсибәт призына көч сынашты

Чаллыда балаларның һәм яшүсмерләрнең  үзешчән футбол командалары арасында (10 команда) 4 ай буена кар өстендә барган ярышлары төгәлләнде. Аларның составында мөселманнар да, православие вәкилләре дә уйнады. Арада мөселманнардан гына торган командалар да бар иде.    Һәм менә  22 мартта финал уеннары булды. Анда финалга чыккан 8  команда көч сынашты. Алар ике лигада уйнады.   Җиңүче командалар зур кубок, ә җиңелүчеләр кечкенә кубок өчен көч сынаштылар. Уеннар шәһәрнең Гали Акыш исемендәге лицее спорт мәйданчыгында барды. Һәм менә шәһәрнең үзешчән командалары арасында иң көчлесе билгеле булды. Ул югары лигада җиңгән  25 бистә командасы иде. Ул  сезон чемпионы булды. Икенче һәм өченче урыннарда “Юность” һәм “Меридиан” командалары. Шулай ук турнирның иң яхшы һөҗүмчесе, сакчысы, ярымсакчысы, җиңүгә омтылуда зур ихтыяр көче күрсәтүчеләре билгеләнде. Җиңүче командалар төрле дәрәҗәдәге кубокларга һәм Чаллы шәһәре Мөхтәсибәте призларына лаек булдылар.

Мондый ярышларны  шәһәрнең балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы “Меридиан” җәмәгать  оешмасы (җитәкчесе дин кардәшебез Марат Илизар улы Гәрәев)  мөхтәсибәтнең актив булышлыгы нәтиҗәсендә инде берничә ел оештыра.

   Рәсемнәрдә: җиңүче команда; турнирда катнашучылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *