Алабугада мөселманнар арасында спорт ярышлары узды.

20 октябрь көнне Алабуга районының Хлыстово авылында урнашкан спорт үзәгендә ел саен оештырыла торган V рәсәйкүләм спорт ярышлары узды. Бәйгедә республиканың 14 районыннан һәм Башкортстаннан килгән мөселман яшьләре мини-футбол, кул көрәше, аркан тартышу, гер күтәрү һәм турник белән бруста күтәрелү кебек ярышлырда көч сынашты. Биредә Чаллы шәһәреннән дә спортчылар бар иде. Алар арасыннан “Утыз Имәни” мәчете командасы спортчысы Ильдар Хаматов гер күтәрү буенча 3 урынны, “Нур-Ихлас” мәчетенә йөрүче Нурмухаметов Фәнис кул көрәшендә 3 урынны, ә аркан тартышу ярышында Казан-Чаллы берләшкән командасы беренче урынны яулады.


Оригинал
Оригинал
Оригинал
Оригинал
Оригинал
Оригинал

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *