Мөселман яшьләре спортта ярыша

28-нче октябрь көнне Алабуга шәһәренең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол, кул көрәше, канат тартышу һәм гер күтәрү буенча спорт ярышлары булып узды. Чаллы мөселман яшьләре кул көрәшендә 1-нче һәм 2-нче, ә мини-футбол буенча 3-нче урыннарны отып кайттылар.

Ярышларга тик намаз укучы һәм профессионал спорт белән шөгыльләнмәгән мөселман яшьләре генә катнаша алды. Регистрация вакытында катнашырга теләк белдергән кешеләргә ислам кануннарына кагылышлы сораулар бирелде.

Мөселман яшьләре спортта ярыша Мөселман яшьләре спортта ярыша Мөселман яшьләре спортта ярыша

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *