Мөслимәләр татарча диктант язды

2019 нчы елның 19 нчы октябрендә 22 ил һәм Рәсәйнең 42 төбәгендә “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Әлеге чара татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру максатыннан уздырылды.
Мөслимә татар теле укытучылары бу акцияне уздыруда башлап йөрделәр. “Татарча диктант” акциясендә мөслимәләр дә бик актив катнашты. Алар үзләренең билгеләрен 1 нче ноябрьдән соң сайтка кереп белә алалар.
Акциянең төп оештыручылары: “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты.
Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты –
Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Акция турындагы тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла:
http://diktant.tatar/.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *