“Хәят” мөслимәләр җәмгыяте очрашуларны дәвам итә

17 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте “Хәләл үзәк”тә очрашу уздырды. Очрашу сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Рима Исхакый “Сәламәтлек – амәнәт” темасы буенча чыгыш ясады. Мәрьям сәламәт яшәүдә ризыкның роленә тукталды, аларның экологик яктан да хәләл булуы мөһимлеген ассызыкланды. Аннары чүпрәсез ипи пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Очрашу  чәй эчү белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *