Яр Чаллы шәһәре “Мөслимәләр җәмгыяте” эшчәнлеге

Яр Чаллы шәһәре “Мөслимәләр җәмгыяте” эшчәнлеге:
– Изге Рамазан  аен каршы алу уңаеннан  яшь кызлар арасында “Коръән уку бәйгесе” оештырылды;
– Ел әйләнәсе ике команда белән мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә. Бер төркем азык-төлек җыелмалары таратса, икенчесе белән авыр хәлле гаиләләрнең квартплаталары түләнә.
– быелгы Рамазан аенда шактый гына эшмәкәрләр белән берлектә инвалидларга, күп балалы ялгыз ханымнарга ярдәм күрсәтелде.
– һәр көнне Әбүзәр мәчетендә 120 кешегә кадәр инвалидлар, мохтаҗлар һәм дә ирекле килгәннәр өчен Али хәзрәт белән берлектә ифтарлар уздырылды.
– ирләре, уллары сугыш кырында вафат булган әниләр һәм хәләл җефетләре өчен ифтарлар узды.
– күп балалы ялгыз әниләргә бик күп яңа киемнәр өләшенде.
– “Мөслимәләр җәмгыяте” мэриядә “Сохранение семейных ценностей и профилактика абортов” темасына түгәрәк өстәлдә катнашты.
– 29 гимназия балаларына һәм әти-әниләренә зур гына ифтар уздырдык.
– 79 лицей егетләренә ел да Рамазан аенда ифтарлар уздырабыз. Шуларның берсен ел да  Чаллы Яр мәчете үткәрә.
– 84 Гали Акыш исемендәге милли лицей балалары өчен дә Чаллы Яр мәчетендә ифтар үткәрелде.
Ураза бәйрәмендә хатын-кызларга уеннар оештырылды. “Әни-бала” темасына шактый гына  физик һәм интеллектуаль  уеннар уйнадык, викторина, табышмаклар чиштек.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *