29 нчы гимназиядә Корьән уку бәйгесе узды

22 апрель көнне шәһәребезнең 29 нчы гимназиясендә укучылар арасында Корьән уку бәйгесе узды. Бәйгене Яр Чаллы мөхтәсибәте “Капелька” хәйрия фонды, ” Хадиджа” мөслимәләр хәйрия оешмасы, “Изгелек йорты” үзәге, Яр Чаллы мөслимәләр оешмасы белән берлектә уздырды. Бәйгедә 96 укучы катнашты. Һәр катнашучыга күчтәнәч, Корьән китабы, күп санлы бүләкләр тапшырылды. Төп бүләкне – күп тизлекле велосипед- 10 сыйныф укучысы Саттаров Мөхәммәд алды. Тагын 22 укучы акчалата бүләкләргә лаек булды. Бәйрәм ашханәдә чәй мәҗлесе белән тәмамланды. Бәйгене югары дәрәҗәдә уздырырга өлешләрен керткән һәр иганәчегә Аллаһы Тәгалә әҗер савапларын бирсен, малларына бәрәкәт иңдерсен.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *