“Хәят” мөслимәләр җәмгыяте картлар йортында булып кайтты

20 һәм 23 нче сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәре «Хәят» мөслимәләр җәмгыяте 12 нче санлы татар китапханәсе белән берлектә шәһәр һәм Тукай районы Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар йортларында булдылар. Аларга “Ислам- тынычлык дине” темасы буенча вәгазь сөйләнде. “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” темасы астында кул көрәше буенча дөнья чемпионнары Энҗе һәм аның улы Руслан Хамидуллиннар чыгыш ясады. Резеда Хамидуллина картлар белән чәчәк ясау буенча мастер-класс оештырды. Картлар белән очрашуда Яр Чаллы мөхтәсибәте, “Ихсан” хәйрия фонды булышты. Мөслимәләребез аларга азык-төлек тапшыруда үз өлешләрен керттеләр. Кылган гамәлләребездән Аллаһ риза булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *