Балалар өчен Сабан туе

15 июль көнне Балтач районы Бурбаш авылында мөселман балалары өчен XI Республикакүләм Сабан туе үтте. Бу бәйрәм безнең балаларыбызга милли гореф-гадәтләребезнең, бәйрәмнәребезнең асылын, телебезне өйрәтү максаты белән оештырыла торган күркәм бер чара. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булып республикабыз премьер-министры Вәсил Гаяз улы Шәйхразиев һәм УДО ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килделәр һәм чыгыш ясадылар. Шулай ук Сабан туенда күп кенә имам-мөхтәсибләр һәм тирә өлкәләрдән килгән кунаклар, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов та катнаштылар. Чаллы шәһәреннән армспорт буенча дөнья чемпионнары Энҗе һәм Рим Хамидуллиннар, Рәсәйнең атказанган тренеры Марсель Хамидуллин шушы Сабан туенда булышлык күрсәттеләр.

Һәрбер уенда катнашкан бала бүләксез калмады. Милли көрәштә җиңучеләр акчалата призлар алды, һәм беренче урынны яулаучылар арасында җирәбә тартуда җиңгән уенчы иң зур бүләк – скутерга лаек булды. Шулай ук Сабан туе аланында балалар өчен атракционнар һәм ашау-эчү урыннары әзерләнгән иде.

Әлфәс хәзрәт: “Балаларның бәйрәмгә күп итеп килүләре, аларның ислам рәвешенә килеп киенүләре, түбәтәйле, яулыктан булулары, әдәп һәм әхлакъ белән шушы уеннарда катнашулары, Коръән укулары, мөнәҗәтләр әйтуләре бик күңелле күренеш.

Бәйрәм бик күркәм, матур төстә үзды, һәрбер кеше бәйрәмнән канәгать калды”, – дип бәяләде шушы бәйрәмне.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *