Мөхтәсибәттә ашыгыч җыелыш үтте

Хөрмәтле газиз шәһәрдәшләребез, изге Рабигыль-әүвәл аенда яраткан шәһәребездә коточкыч фаҗига – 25 октябрь көнне 48/20 йортында шартлау булды. Күп кеше җәрәхәтләнде, кызганычка каршы вафат булучы да бар.

Шәһәребез имамнары бу хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашалар. Бүген шәһәребез мәчетләрендә шушы фаҗигадә һәлак булучы рухына һәм яраланганнарга, зыян күргәннәргә дога кылыначак, алар аңарга мохтаҗ. Ихластан Бөек Раббыбыздан имгәнгәннәргә Үзенең шифасын бирүен һәм вафат булганга Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйбыз. “Без Аллаһы Тәгаләдән килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Әмин.

Аллаһ Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи үә сәллам) үз хәдис шәрифендә: “Мөселманнар бер тән кисәге кебек, аның бер җире авыртса, башка җирләре дә авырта” – диде.

Шәһәребезгә килгән бу вакыйга барыбыз өчен дә уртак кайгы.

Мәчетләрдә зыян күрүчеләргә бүгеннән башлап ярдәм җыю оештырыла. Бу изге эштә катнашырга шәһәребез мөселманнарын һәм шәһәрдәшләребезне чакырабыз.

Аллаһы Тәгалә Үзенең чиксез рәхмәте белән вафат булучының туганнарына һәм зыян күрүчеләргә сабырлык бирсен, Үзенең ярдәменнән калдырмасын.

 

Дорогие Челнинцы, к великому сожалению печальная новость омрачила благословенный месяц Рабигуль-ауваль – 25 октября в доме 48/20 произошел взрыв, есть пострадавшие и, к сожалению, есть и погибший в этой трагедии.

Имамы нашего города разделяют горе пострадавших семей в данной трагедии. Сегодня во всех мечетях города мусульмане обратятся с обращением к Всевышнему с молитвами за погибшего и за пострадавших. Просим Всевышнего Аллаха дать скорейшее исцеление пострадавшим и одарить погибшую своей милостью. «Все мы от Всевышнего Аллаха и к Нему наше возвращение». Амин.

Посланник Всевышнего Аллаха в одном хадисе сказал: «Верующие подобны единому телу: если один из органов заболевает, то все тело отзывается на это бессонницей и горячкой».

Произошедшая трагедия – это общее горе для всех нас.

Также с сегодняшнего дня в мечетях города организовывается сбор средств в помощь семьям пострадавших. Обращаемся ко всем мусульманам и жителям города и республики с призывом принять участие в этом благородном деле.

Пусть Всевышнего дарует Своей безграничной милостью терпение родственникам погибшей и пострадавшим, и не оставит их без помощи.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.