“Ислам. Беренче адымнар” проекты дәвам итә

29 февраль көнне “Нур-Ихлас” мәчетенең беренче катында “Ислам. Беренче адымнар” проектының 4-нче дәресе булып үтте. Әлеге Рамазан аенда ураза тоту кагыйдаләренә багышланган дәресне “Тәүбә” мәчете имамы Айгиз хәзрәт алып барды. Алдагы ял көннәрендә проектта катнашулчылар гакыйдә һәм сира нигезләре буенча белем алачаклар.

Әлеге проект Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел башынан үткәрелә башлады һәм күпләгән кешеләр өчен нибары 5 дәрес эчендә динебез нигезләрен өйрәнүгә яхшы мөмкинлек булып тора. Чаллы шәһәрендә бу елны “Ислам. Беренче адымнар” проекты буенча дәресләр 8 февраль көнне башланды. Алар 5 атна дәвамында һәр шимбә “Нур-Ихлас” мәчетендә сәгать 9:00 да уздырылалар. Дәресләрне шәһәребез мәчетләре имамнары алып бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *