Диния нәзарәте кубогына көрәш турниры үзды

4 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Рәсәйкүләм турниры булып үтте. Быелгы ярышларда Яр Чаллы, Зәй, Менделеевск, Әлмәт, Тукай, Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Алабуга, Чирмешән, Болгар, Теләче, Түбән Кама, Мөслим, Саба, Яңа Чишмә, Яшел Үзән шәһәр районнарыннан, Чувашия, Башкортостан, Ингушетия, Карачай Черкес, Дагестан республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Төркмәнистаннан барлыгы 97 кеше көч сынашты. Алар барсы да намаз әһелләре иде һәм турнир шартлары буенча иң башта намаз кагыйдәләре буенча имтихан үттеләр.

Турнирга теркәлү иртәнге 8:00 сәгатьтә, ярышлар 10:00 сәгатьтә башланып китте. Бәйгене ачу тантанасы Чаллы шәһәре имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның катнашучыларны сәламлау сүзләре белән башланды. Коръән укып дога кылынганнан соң ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты рәисенең урынбасары Равил Мәрван улы Хәлимов көрәшчеләрне турнир ачылуы белән тәбрикләп үттеләр. Ачылышны җөмһүриятебезнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның хикмәтле нәсихәтләре тәмамлады.

Турнир кечерәк авырлыкта булган көрәшчеләрнең көч сынашуы белән башланып китте. Бәйгедә 9 спорт мастеры, 4 спорт мастерлыгына кандидат, 3 халыкара спорт мастерлары, дөнья чемпионнары катнашты. Көрәшчеләр яхшы техника күрсәттеләр һәм тән җәрәһәтләренә юл куймадылар.

Татарча көрәш буенча ярышларда беренчелекне яулаучылар исемлеге:

65 кг авырлыкта беренче – Нургалиев Раббани (Актаныш районы), икенче – Хасаншин Рафаэль (Әлмәт), өченче – Ахмәтгалиев Салават (Арча).

75 кг авырлыкта беренче – Фәләхов Ислам (Алабуга), икенче – Хәйриев Данил (Чаллы), өченче – Бильданов Рафаэль (Богорослан).

85 кг авырлыкта беренче – Закиров Ильзар (Чирмешән), икенче – Фәзилҗанов Илшат (Арча районы), өченче – Гизатуллин Дауд (Чаллы).

95 кг авырлыкта беренче – Сәмигуллин Айрат (Әлмәт), икенче – Хәертдинов Альберт (Оренбург), өченче – Хәмидуллин Руслан (Зәй р-ны).

105 кг авырлыкта беренче – Билалов Айвар (Әлмәт), икенче – Кариев Илнур (Чаллы), өченче – Сафин Ришат (Әлмәт).

105 кг күбрәк  авырлыкта беренче – Рафиков Валерий (Богорослан), икенче – Мингазов Фәнил (Әлмәт), өченче – Атаджанов Алишер (Түбән Кама р-ны).

Кул көрәше ярышларында җиңүчеләр исемлеге:

70 кг кадәр авырлыкта беренче – Хәкимов Шамил (Түбән Кама), икенче – Ханнанов Рушан (Чаллы), өченче – Хәмидуллин Рузалин (Чаллы).

85 кг кадәр авырлыкта беренче – Илалов Ислам (Яңа Чишмә), икенче – Заляев Азат (Түбән Кама), өченче – Нурутинов Әхмәт (Дагестан).

85 кг күбрәк авырлыкта беренче – Нурхаметов Фәнис (Чаллы), икенче – Сахипов Илдар (Башкортостан), өченче – Мухаметшин Фәнис (Арча р-ны).

Чара азагында үз авырлык төркемнәрендә беренче урынны яулаучылар арасында Гөмрә хаҗына юллама оту буенча шобага салу булды. Биредә бәхет Алабуга шәһәре көрәшчесе, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Фәләхов Исламга елмайды. Турнирның әлеге иң дәрәҗәле бүләген аңа Җәлил хәзрәт тапшырды.

Командалар арасында Чаллы шәһәре командасы җиңде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына лаек булды. Ә Әлмәт белән Арча командалары икенче һәм өченче урыннарны яулады.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *