“Туган тел ул – …” флешмобы нәтиҗәләре

27 февраль көнне Казан шәһәрендә “Татар әдәбияты тарихы музее” һәм “Татар китабы йорты” тарафыннан Халыкара туган тел көненә багышлап уздырылган “Туган тел ул – …” флешмобында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып үтте. Алар арасында Чаллы шәһәреннән дин әһелләре дә бар иде. Жиңүче дипломнары белән шәһәребезнең “Ихлас” мәчете имамнары Илгиз хәзрәт Сөнгатулла һәм Рузил хәзрәт Ихсанов бүләкләнде. Флешмобта барлыгы 110нан артык видеоязма катнашты, шулар арасыннан ун җиңүче билгеләнде.

Әлеге флешмобта катнашу өчен, «Туган тел ул – …» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, йә туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә һәм аны Instagram-га урнаштырырга кирәк иде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *