Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы

11  декабрьдә Чаллы шәһәре  имамнарының чираттагы җыелышы булды. Анда  дини матбугатка язылу, шәһәр күләмендә уздырылучы Мәүлид кичәсендә актив катнашу, мәчетләрдә Иске Имлә дәресләрен башлау, теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү курслары оештыру турындагы сораулар күтәрелде.  Шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды. Мәсәлән, “Чаллы-Брйлер” кошчылык фабрикасында тулысынча хәләл җитештерүгә күчү сәбәпле, андагы эш барышын тәүлек әйләнәсендәге күзәтүгә шәһәр имамнарын да тарту, яшь парларга  алар белән дәрес үткәрмичә никах укымау хакында карарлар кабул ителде. Җыелышта шулай ук шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге тарафыннан эшләнгән татар телен үстерү концепциясе белән танышу булды.

Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *