Хаҗга әзерлек башланды

Чаллы мөхтәсибәтендә киләсе хаҗга әзерлек эшләре башланды. Ошбу уңайдан  укулар оештыру каралган. Алар һәр атна “Ихлас” мәчетендә иртәнге 08 сәгатьтән үтәчәк. Шулай ук мәчетләрдә ошбу темага лекцияләр уздыру күздә тотыла. Мәсәлән, аларның беренчесе   9 октябрьдә  шәһәрнең “Туфан” мәчетендә (имам-хатыйбы мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин)  булды. Хаҗ белән кызыксынучылар алдында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин чыгыш ясады. Ул хаҗ  гыйбадәте, аның фазыйләтләре турында бик тәфсилләп сөйләде.  Чөнки Илназ хәзрәт хаҗ сорауларында теоретик яктан гына түгел, ә практик яктан да бик әзерлекле хәзрәт. Ул инде берничә ел олуг хаҗда мөхтәсибәтнең хаҗ төркемнәрен җитәкли. Илназ хәзрәт лекция-әңгәмә ахырында  хаҗ хөкемнәре, хаҗда дога кылу тәртибе турындагы һәм башка сорауларга җаваплар бирде.

   Рәсемнәрдә: чарадан күренешләр.

Хаҗга әзерлек башланды

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *