Бәхетле булыйм дисәң…

“Хәзинә” мөселман балалар клубы – бүгенге катлаулы заманда сабыйларны, гомумән, киләчәк буынны тәрбияләүдә искиткеч җаваплы һәм саваплы эш алып бара. Ислам дине, шәригать кануннары белән кечкенәдән танышып үскән бала күңелендә мәрхәмәтсезлеккә урын юк. Чөнки клубның бар эшчәнлеге, анда узган чаралар да бары тик шәфкатьлелек белән сугарылган.
13 октябрьдә, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, “Әбием-әбекәем” дип исемләнгән кичә уздырылды. Биредәге кызлар төркеменең әбиләре, дәү әниләре кунакка чакырылып, оныклары аларга матур итеп сүрәләр укыдылар; мәгънәле җырлар да җырланды, хикмәтле гыйбарәләр, хәдисләр дә телгә алынды. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, үз чиратында әбиләр дә җавапсыз калмадылар: истәлекләр белән уртаклаштылар; сөенечле күз яшьләрен тыя алмыйча, мөгаллимәләргә эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр. “Без ислам диненә соңлап, картайган көннәрдә генә килдек. Яшьлегебездә андый мөмкинлек булмады, заманасы шундый иде. Аллага шөкер, оныкларыбызга кечкенәдән үк шәригать кануннары белән танышырга бөтен җай да бар, мондый клубның булуы үзе үк хәзинә бит”, – диеште алар беравыздан.
“Кемнең бәхетле буласы килә?”
Дәү әниләрнең авызыннан яңгыраган бу сорауга ак яулыклы кызлар барысы бер булып кул күтәргән иде.
“Бәхетле буласыгыз килсә, шушы юлдан – ислам юлыннан беркайчан да тайпылмагыз, балалар”, – дип, бәхетле булуның серен дә ачты дәү әниләр.
“Хәзинә” клубы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте каршында 2012 елдан бирле эшләп килә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Ләйсән Әхмәтшина да, кичәне алып барган мөгаллимә Гөлшат Мөсифуллина да, килгән кунаклар да ата-анага, өлкәннәргә кадер-хөрмәт турында сүз алып, балалар күңеленә янә бер тәрбияви орлык салдылар. Кызлар исә дәү әниләренә бүләкләр тапшырдылар. Клубта кече тәрбияче булып эшләүче Кәлимуллина Әнисә апаларына, олы йөрәкле булганы өчен, аерым бүләк әзерләгәннәр иде!
Чәй өстәле артында дәвам иткән матур кичәне башка уку йортларына, бик күп гаиләләргә үрнәк итеп күрсәтерлек шәфкатьлелек чарасы дип тә исемләргә мөмкин.
Айгөл Әхмәтгалиева.

хэзинэ_картлар_коне_1 хэзинэ_картлар_коне_2

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *