Тимераякта шуарга чакырабыз

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте барлык мөселманнарны һәм шәһәребез кунакларын 3 гыйнвар көнне иртәнге 9:00 сәгатьтә “Ипподром”да урнашкан шугалакка тимераякта шуу буенча ярышка чакыра. Ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Үзегез белән тимераяклар алып килергә онытмагыз, “Ипподромда” сәгать 10:00 кадәр прокатка алган очракта ташлама булачак. Шулай ук термос белән чәй һәм тәм-томнар алып килү хуплана.

Әлеге чара узган елның 1 гыйнвар көнендә дә шәһәребезнең Ипподромында уздырылган иде. Анда кечкенәләр һәм олылар белән барлыгы 250 дән артык кеше җыелды. Теләгәннәр тизлек, төгәллек, көч һәм чыдамлылык белән бәйле бәйгеләрдә катнашып үзләренең көчләрен сынадылар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Ярышка килгән барлык катнашучылар да канәгать калды! Әлеге чара Яр Чаллы шәһәренең Физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән шәһәребез мөхтәсибәте тарафыннан булдырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *