Намаз уку бәйгесе узачак.

28 апрель көнне “Нур-Ихлас” мәчетендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге ир һәм кыз балалар өчен “Намаз уку бәйгесе” үткәреләчәк. Ул иртәнге 9:00, ә балаларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана.

Бәйге балаларның яшенә карап 3 номинациядә уза:
I номинация – мәктәпкәчә һәм 1,2 сыйныф балалары.
II номинация – 3-4 сыйныф балалары.
III номинация – 5-6 сыйныф балалары.

Һәр номинация өчен биремнәр аерылып тора:
I номинация (мәктәпкәчә һәм 1,2 сыйныф балалары).
– ике рәкагатьле намаз укып күрсәтү.
– кыска сораулар.
II номинация (3-4 сыйныф балалары).
– биш вакыт намаз, конут догасы, аятел көрси
– кыска сораулар, иман шарты.
III номинация (5-6 сыйныф балалары).
– биш вакыт намаз, конут догасы, аятел көрси, азан, азан догасы, “Тәкаббәл”
догасы.
– кыска сораулар, 44 фарыз, иман шарты.
– “Әл-Фәтиха” сүрәсенең тәфсирен белү.

Бәйге шартлары буенча катнашучы бала бер генә номинациядә катнаша ала. Рәхим итегез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *