2022 ел нәтиҗәләре буенча җыелыш

19 гыйнвар көнне өйлә намазыннан соң шәһәребез мөхтәсибәтенең тәүге җыелышы булып үтте. Бу юлы ул “ГЭС” мәхәлләсе мәчетендә яңа имам-хатыйб итеп билгеләнгән Хәмит хәзрәт Зарипов инициативасы буенча “Каймак” ресторанында уздырылды. Мәҗлеснең төп темасы буларак 2022 ел дәвамында башкарылган мөхтәсибәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау билгеләнде. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин үз чыгышыннан соң узган ел эшчәнлеген гомумән яхшы дип бәяләүне тавыш бирүгә чакырды. Мәчетләребез имамнары аны бертавыштан кабул итте. Уз чыгышы азагында Әлфәс хәзрәт 2022 ел дәверендә мәчет һәм мөхтәсибәт эшчәнлегендә актив эш алып барулары, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы кысаларында үткәрелгән чараларга керткән зур өлешләре өчен Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиевка, Илдар хәзрәт Зияровка һәм Инсаф хәзрәт Сәүбановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Соңрак җыелыш дәвамында шулай ук киләсе айларда мәчетләрдә башкарылырга тиешле эшләр, Рамазан аена әзерлек, уку-укыту бүлегенә кагылышлы сораулар буенча да фикер алышынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *