Рамазан ае зур активлылык белән бара

Чаллы шәһәрендә Рамазан ае зур активлык белән башланып китте һәм шулай дәвам итә. Ошбу хакта шәһәр имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: “Аллаһыга шөкер, Рамазан ае зур активлык белән башланып китте. Көннәр озын булса да, үткән еллар белән чагыштырганда ураза тотучылар санының артуы күренә. Салкынча һава торуы да ураза тотучыларга  уңайлылык тудыра, моны   безгә Аллаһның бер рәхмәте дип кабул итәргә кирәк.  Бик күп кешеләр – учреждениеләрдә, җитештерүдә  эшләүчеләр, яшьләр, укучылар ураза тоталар. Мәчетләребездә тәрәвих намазларына йөрүчеләр  күп. Картлар бик үк йөри алмаса да, яшьләребез бик актив. Дүрт мәчеттә тәрәвих намазларында Коръән хәтем кылына. Калган мәчетләребездә дә мәхәллә халкы аерым бер билгеләнгән вакытта җыелып көн саен бер җүз Коръән укыйлар. Беренче көннәрдән мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре бара. Көн саен “Күңел” радиосы аша халыкны вәгазьлибез.”

   Рәсемнәрдә: “Туфан” мәчетендә ифтар мәҗлесе. Анда төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли дә катнашты. “Сөембикә” мәчетендә тәрәвих намазы. Биредә Коръән-хафиз Акбарша хәзрәт имамлыгында Коръән хәтем кылына.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *