Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы

14 февраль көнне шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә Чаллы имамнарының бу елны беренче җыелышы булды. Ул “Утыз Имәни” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Сәүбановның Коръән укуы белән башланып китте. Җыелышның беренче яртысында төп мәсьәләләр булып балаларның Коръән уку бәйгесе, татарча көрәш һәм кул көрәше буенча турнир алынды. 27 һәм 30 март көннәрендә уздырылачак бу ике чара өчен, үткән еллар тәҗрибәсен истә тотып, катнашучыларны сайлап алу кагыйдәләре кабул ителде һәм хөкемдарлар сайланды. Мәҗлеснең икенче яртысында моргта мәетләр белән эш итү һәм мәчетләрдә янгын куркынычсызлыгы турында фикер алышынды. Шулай ук бу елны мәчетләрдә үткәреләчәк дәрес темалары һәм планлаштырылган яңа проектлар турында да суз барды. Мәҗлес ахырында “Ихлас” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин хәзрәтләрне “Ихсан” хәйрия фондының 2018 ел эшчәнлеге белән таныштырды. Җыелыш икенде белән кичке намазлар арасында узды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *