Хәләл ризык темасына дәрес үтте

17 февраль көнне “Тәүбә” мәчетендә хәләл ризыкка багышланган дәрес уздырылды. Билгеләнгән теманы халыкка кызыклы рәвештә аңлату һәм сорауларга җавап бирү өчен ТР МДН “Хәләл” стандарт комитеты вәкиле Курмалеев ГабдеРәшит хәзрәтне һәм Түбән Кама шәһәре кунагы Ибраһимов Фәнил хәзрәтне чакырганнар иде. Чараны “Тәүбә” мәчете имамы Айгиз хәзрәт спикерлар белән таныштырып һәм хәләл ризык темасына бәйле видеоязмалар курсәтеп башлап җибәрде. Габдерәшит һәм Фәнил хәзрәтләр исә үз чыгышларында җыелган тыңлаучыларны Чаллы шәһәрендә “Хәләл” стандарт комитеты эшчәнлеге белән таныштырып киттеләр. Шулай ук христиан халкы чалган итне кулланырга, кафелардагы хәләл тавык итеннән ясалган ризыкларны авыз итәргә ярыймы-юкмы икәнен аңлаттылар. Дәрес ахырында хәләл йомырка, тоз, дарулар составында булган желатин һәм спиртка бәйле сорауларга да җавап бирделәр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *