Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

                       Рәхимле,  Мәрхәмәтле  Аллаһ исеме белән!

   

                                 Мөхтәрәм дин кардәшләр!

 

Сезне, гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны  ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән  мөбарәк Корбан бәйрәмебез – Гыйдүл-Әдха белән  чын  күңелдән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме – Исламның бишенче баганасы булган олуг хаҗның тәмамлану вакыты.   Бу көнне изге Мәккә җирендә миллионлаган хаҗиләр, шул исәптән шәһәрдәшләребез,  җирдә тынычлык, иминлек, шәһәребездә бәрәкәт булсын өчен догалар кылалар. Аларның хаҗлары кабул булып, үзләренең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.

Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме кебек үк социаль әһәмияткә ия. Ошбу бәйрәмдә без мохтаҗ кардәшләребезгә корбан итләребезне өләшәбез, садакаларыбызны бирәбез, аларны шатландырабыз, шул рәвешчә җәмгыятебезне тотрыкландыруга өлеш кертәбез.  Корбан чалу  мәзһәбебез буенча нисабы җиткән кешеләргә ваҗиб, ягъни тиешле гамәл. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без сезгә терлекләрне корбан итүне йола итеп билгеләдек. Аныңда сезнең өчен зур файда бар” (22:36).  Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, каны да кирәк түгел. Ул фәкать ошбу гыйбадәт белән  тәкъвалыгыбызны, үзебезгә бирелгән нигъмәтләргә шөкер итә белү-белмәвебезне  сыный.

Корбан чалу бәйрәмнең өч көнендә дә башкарыла. Өченче көннең ахшам намазыннан соң аны чалу ярамый. Корбанга чалынучы сарык, кәҗә 1 яшьтән, сыер исә ике яшьтән ким  булмаска тиеш. Корбанлык өчен физик яктан сәламәт һәм көр булган мал гына  сайлап алына. Сыер малын 7 кеше исеменнән чалырга мөмкин. Бер кеше исеменнән генә чалынса да дөрес. Корбан ите гадәттә өчкә бүленә. Аларның бер өлеше фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, балалар йортларына, мәдрәсәләргә, икенче өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенә. Ә өченче өлешен хуҗа үз гаиләсе өчен калдыра. Үзе хәлле булып тулаем мохтаҗларга бирсә, әҗере күбрәк була. Мохтаҗ гаилә корбан чалып, аны тулысынча үзе өчен тотса да дөрес була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыяты  быел Корбан нисабы күләмен 20 мең сум дип билгеләде.  Гаиләдә артык 20 мең сум акча булганда, гаилә башлыгына  корбан чалу  тиеш була.       

   Корбан гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 1  сентябрьдә  иртәнге 06.00 сәгатьтә  бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Вәгазьдән соң гает  намазы укыла,  намаздан соң корбан   чалына. Корбанлык сату һәм чалу – Сидоровка бистәсендәге  элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында (“Мясокомбинат” тукталышы). Мәчетләр янында корбан чалулар рөхсәт ителми.    

Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны һәм дә Үз ризалыгы өчен кылган барча изгелекләребезне кабул итеп алар өчен әҗер-савапларны арттырып бирсә иде!

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

 

                                                Олы хөрмәт һәм изге догалар белән,

                Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе, ҮДО – ТҖМ ДН  Президиумы әгъзасы    

                                                  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин      

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *