“Аль-Маида” кафесының яңа тантаналар залы ачылды

7 апрель көнне шәһәребездә “Аль-Маида” кафесының яңа тантаналар залы ачылды. Шуның уңаеннан кафе җитәкчелеге 100гә якын кешелек ифтар мәҗлесе үткәрде. Чарада шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Галиуллин Рөстәм, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте вәкилләре, мәчет имамнары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Мәҗлес Коръән укып һәм дога кылып башланды, чакырылган кунакларның тәбрикләү сүзләре, “Аль-Маида” кафесының тарихын, эшчәнлеген чагылдырган чыгышлар белән дәвам итте.
Әлеге ифтар мәҗлесен оештырган барлык кешеләргә дә Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *