Изге гамәлләр кылу дәвам итә

Рамадан аенда изге гамәлләр кылу дәвам итә. 14 апрель җомга көнне Яр Чаллы шәһәренең Әбүзәр мәчетендә Яр Чаллы мөслимәләр җәмгыяте шәһәребез мөхтәсибәте һәм Әбүзәр мәчете белән берлектә ишетмәүче, күрмәүче кешеләр өчен зур ифтар уздырды.
Хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-классны ” Хабиби” кибете хуҗалары уздырды, яулыклар бүләк итте. Ир-егетләр “Бәрәкәт” кибетеннән яңа түбәтәйле булдылар. Һәр инвалидка күчтәнәчле пакет бирелде. Кылган гамәлләребезне Аллаһ кабул итсен.

11 апрель көнне “Нур-Ихлас” мәчетендә 100 якын кешелек ифтар мәҗлесе үткәрелде. Чарада шәһәребез башкарма комитеты вәкилләре, мәчет имамнары, мөселман активы һәм “Нур-Ихлас” мәхәлләсе халкы катнашты. Ифтар мәҗлесен оештыруда катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *