Фоат хәзрәт: “Татарстан хәләл туризм Үзәге була ала”

Мәгълүм булганча, дөньяда мөселманнар саны арта һәм шуңа бәйле рәвештә хәләл яшәү рәвеше дә тормышта үз урынын ныграк ала бара. Бу процесслар үзебездә -Татарстан Республикасында да уңышлы җәелә. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитеты рәисе киңәшчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтовка ошбу хакта үз фикерләрен белдерүне сорап мөрәҗәгать иттек. Ул менә нәрсәләр дип белдерде:

– Соңгы унъеллыкта Ислам илләрендә генә түгел, гомумән дөньяда хәләл яшәү рәвеше актив төстә тормышка керә. Биредә беркемгә дә шәригать нормаларын көчләп тагу, бернинди ирексезләү юк, аны кешеләр ирекле рәвештә үзләре сайлап алалар. Һәм бу процесс алдагы елларда тагын да көчәячәк. Чөнки хәләллеккә нигезләнгән тормыш рәвеше өстенлекләре һәркемнең күз алдында. Хәләллек – ул беренче чиратта сәламәтлек. Хәләл яшәү рәвешенең мөһим өлкәләре булып бүгенге көндә хәләл җитештерү индустриясеннән тыш, хәләл медицина хезмәтләре, хәләл мәгариф, Ислам культурасы һәм сәнгате, хәләл санаторийлар, хәләл туризм, хәләл кунакханәләр, хәләл җәмәгать туклану челтәрләре һ.б. тора. Хәләл медицинага шәригатькә нигезләнгән хезмәт күрсәтүләр, сертификацияләнгән хәләл дарулар, хәләл туклану, намаз бүлмәләренең булуы, шәригать нормаларына нигезләнгән медицина иминлеген тәэмин итүне страховкалау һ.б. керә.

Хәләл мәгарифне өч өлешкә бүлеп карарга кирәк: эчтәлеге, инфраструктурасы һәм финанс инструментлары.

Ислам мәдәнияте һәм сәнгате түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:

1. Ислам дизайны.

2. Ислам архитектурасы.

3. Сәнгатьнең күрсәтмә төрләре.

4. Ислам мирасы.

5. Тамаша сәнгате.

6. Яңа цифр технологиясенә нигезләнгән сәнгать.

7. Мәгълүмат коммуникацияләре.

8. Спорт.

Ислам эшмәкәрлеге, клиентлар белән эшләү нигезендә хәләллек принципларын саклау тора. Шәригать нормаларына нигезләнгән намуслылык һәм үтә күренмәлелек – Ислам маркетингысының төп сыйфатлары. Эшмәкәрлек, сәүдә алдауга корылырга тиеш түгел. Ул шәригать нормаларына, этика һәм гомумкешелек кыйммәтләренә төгәл килергә тиеш. Хәләл маркетингысы кулланучының теләгенә түгел, ә хаҗәтенә, хикмәткә нигезләнеп корыла. Хәләл индустрия продукциясенә килгәндә, аның күләме хәзер млр. долларлар белән исәпләнә, ул 2015 елда дөнья базарының 16,6 % тәшкил итте. Хәләл фармацевтика һәм косметика продукциясе дөнья буенча җитештерелгән шундый ук продукция күләменең 7 % алып тора. Болар

кечкенә сан түгел. Бер үк вакытта Ислам финанслары үсә. Ислам финанслары базары күләме 2 трл. долларга җитте. Ул үз эченә Ислам банкингын, страховка системасын, пенсия фондын һәм башка Ислам фондларын ала.

Үзебезнең Татарстаныбызга килгәндә, ул бүгенге көндә Рәсәй Федерациясендә иң күп хәләл тавык ите, продуктлар җитештерүче, бу юнәлештә лидер булып тора. Үсеш һәр елны 10-15% тәшкил итә. Мәсәлән, хәләл тавык итен җитештерү 2004 елны 40 тонна булса, 2017 ел йомгаклары буенча ул 17 мең тонна тәшкил итте. Ягъни үсеш 374 тапкыр. Хәләл медицина хезмәте күрсәтү тормышка керә. Хәзер мөэминәләрнең бала тудыру өчен чит илләргә баруы кимеде. Ир балаларны сөннәткә утырту йоласын Балаларның Республика клиникасы уңышлы үзләштерде. Мондый хезмәт район шифаханәләрендә дә күрсәтелә. Татарстанны хәләл медицина хезмәте күрсәтү туризмы үзәгенә әйләндерү мөмкинлеге бар. Моның өчен мөселманнарга аерым гендер хезмәте күрсәтү, сертификацияләнгән хәләл ризык, дарулар куллануны кертү, намаз бүлмәләре булдыру, ритуал хезмәтләр күрсәтү таләп ителә. Бу таләпләр үтәлгәндә, Республика РФ төбәкләрен генә түгел, ә мөселман илләрен дә үзенә җәлеп итәчәк.

Татарстанда мөселман туризмын җәелдерү өчен дә бөтен шартлар бар. Мәсәлән, изге Болгар, Биләр җирләренә сәяхәт кылырга, Казан Кремле, башкаланың тарихи мәчетләре һәм музейлары белән якыннан танышырга була. Гомумән, туристлыкны үстерү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Әйтик, шул исәптән авыл туристлыгын да. Моның өчен Кама Тамагы, Арча районының Кырлай комплексын һәм башка мөмкинлекләрне файдалану кирәк. Алда аталган урыннарда хәләл рестораннар, хәләл кунакханәләр эшли, җәяүлеләр һәм атта йөрүчеләр өчен маршрутлар булдырылган, төрле киекләр, йорт хайваннары белән аралашу мөмкинчелеге бар.

Йомгаклап шуны әйтергә була: бүгенге көндә хәлләлекне тормышка кертү Республикабыз югарылыгында алып барыла, бу юнәлештәге халыкара чаралар Президентыбыз Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә әзерләнә һәм уздырыла. Татарстанда хәләл яшәү буенча юл картасы төзелгән. Аның буенча һәр Министрлыкка конкрет бурычлар йөкләнгән. Мәсәлән, хәзерге вакытта май аенда “Рәсәй – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018” X Халыкара экономик саммит кысаларында узачак RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсенә әзерлек бара. Ул хәләллек юнәлешендә Республикабызда алып барыла торган эшчәнлек йомгакларын чагылдыручы зур бер форум булачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *