Шәһәр күләмендә Мәүлид кичәсе

17 декабрьдә Чаллы мэриясенең концертлар залында Мәүлид кичәсенә багышланган шәһәркүләм кичә узды. Ә моңа кадәр ай буена шәһәр мәчетләрендә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышлап төрле чаралар үткәрелде.

Шәһәр күләмендәге ошбу йомгаклау чарасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы аңа тагын да дәрәҗә өстәде. Кичә Казан кунагы – Коръән-хафиз, РИИ мөгаллиме Микадәм хәзрәтнең Коръән укуыннан башланды. Аннары мөфти хәзрәт кичәгә килүчеләргә ни өчен Мәүлидне уздыруның саваплы гамәл булуын Коръән аятьләре һәм хәдисләр белән аңлатты. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кичәдә катнашучыларны Мәүлид ае белән котладылар. Ә мөхтәсибәтнең “Хәзинә” балалар клубы пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган тамаша күрсәтте. Балалар чыгышлары арасында шәһәрнең яшь имамнары Илназ хәзрәт Яхин, Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов кыска, әмма бик тә эчтәлекле кыйссалар сөйләделәр. Башка чыгышлар да булды. Кичә бик тә тирән эчтәлекле, тәэсирле узды.

Рабигүл-әүвәл аеның 29 кичәсендә оештырылган ошбу кичә Мәүлид ае белән саубуллашу чарасы да булды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *