Чаллыда никах күлмәкләре күргәзмәсе булып үтте

10 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Аш-Су” ресторанында Гүзәл Валишинаның “Хыял кызы” дип аталган хатын кызлар өчен никах күлмәкләре күргәзмәсе булып узды. Ул ябык рәвештә үтсә дә, ресторан залына 200 гә якын халыкны җыйды. Чакырылган кунаклар төрле дин вәкилләрен тәшкил итте. Алар арсында танылган шәхесләр һәм эстрада йолдызлары да бар иде. Чара “Утыз-Имәни” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Сәүбановның кыскача вәгазе һәм догасы белән башланып китте. Күргәзмә дәвамында Гүзәл Валишина тарафыннан тегелгән 30 никах һәм шулай ук “Wedding” туй салонының 6 туй күлмәкләре күрсәтелде. Модель хатын-кызлар чыгышлары арасында кунаклар өчен кыйммәтле бүләкләр белән уеннар уздырылды, эстрада йолдызлары чыгышлары һәм мастер- класслар үткәрелде. Шулай ук теләге булган кунаклар “көзге кешеләр” (зеркальные люди) һәм танылган шәхесләр белән фотога төшә алдылар. Гүзәл Валишинаның әлеге күргәзмәсе бик күркәм рәвештә үтте. Килгән кунаклар заманча матур һәм шул ук вакытта Ислам диненә туры китереп тегелгән тыйнак никах күлмәкләреннән хәйран калып кайтып киттеләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *