Ислам мәрхәмәтлелек дине

28 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең “Тәүбә” мәчетендә яшьләр өчен “Гражданское согласие в обществе и толерантность – основа для процветания страны” темасына тугәрәк остәл булып узды. Спикерлар булып “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбубәкер хәзрәт Абдеев, “Ихлас” мәчете имамы Илназ хәзрәт Яхин һәм чара кунагы – Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салимҗан хәзрәт Ибраһимов чыгыш ясадылар. Имамнар тыңлаучыларны Хәнәфи мәзһәбе фикъһенэ кагылышлы сораулар белән таныштырды һәм ислам диненең мәрхәмәтлелек дине булуы турында сойләделәр, мөселман яшәләрен бердәмлеккә, белем алуда, бер-беребезгә булышуда, һәм бүтән конфессия кешеләренә исламның матурлыгын курсәтүдә тырыш булырга өндәделәр.

Һәр хәзрәт чыгышын 20 минут алып барды. Соңыннан тыңлаучылар узләрен борчыган сорауларга җавап ишетә алды. Түгәрәк өстәл ҮДО ДУМ РТ оештырган терроризмга каршы бер айлык чаралар циклын йомгаклады.

Фотоларда чарадан күренешләр.

Ислам мәрхәмәтлелек дине Ислам мәрхәмәтлелек дине

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *