“Ислам. Беренче адымнар”

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан булдырылган “Ислам. Беренче адымнар” дип аталган проект бу елны да Чаллы шәһәрендә үткәреләчәк. Ул 8 февраль көнне башланып 5 атна дәвамында һәр шимбә “Нур-Ихлас” мәчетендә сәгать 9:00 да уздырылачак дәресләр белән дәвам итәр дип көтелә. Проект дәвамында шәкертләргә тәхарәт алу, намаз уку, ураза тоту кагыйдаләре һәм гакыйдә белән сира нигезләре буенча белем биреләчәк. Дәресләрне шәһәребез мәчетләре имамнары алып барачак.

Фотоларда: 2 февраль көнне “Нур-Ихлас” мәчетендә проектка әзерләнү җыелышы.

Проектта катнашу өчен регистрация формасы:  https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdmITNbFa_P4C8qj8epZeQ_0QkoDbIKBRIb8_J4UZAH7AwNhw/viewform

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *