“Хәләл-Үзәк”тә чираттагы лекция
8 ноябрьдә Чаллының “Хәләл-Үзәге”ндә чираттагы лекция булды. Аны шәһәрнең “Ихлас” мәчете имамы, мөхтәсибәтнең “Ихсан” Хәйрия фонды җитәкчесе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сөйләде. Лекция балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның һәм укытучыларның ялгышлары турындагы темага багышланды. Ул тыңлаучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.