Рамазан ае белән котлау!

                      Изге Рамазан аебыз мөбарәк булсын!

 

                  Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән!

 

                            Мөхтәрәм дин кардәшләр!

 

  Сезне Изге Коръән иңә башлаган иң кадерле аебыз  Рамазан Шәриф якынлашу белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

 Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан ае уразасы хакында болай дип җиткерә: “Ий, иман китергәннәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде. Шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз.” (2-183).  Аллаһның һәр әмерендәге кебек уразада да безнең тәнебез һәм рухыбыз өчен зур файда бар. Шуңа күрә дә Рамазан уразасы үзен мөселман дип санаган, бәлигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркайсыбыз өчен мәҗбүри гамәл.

  Рамазан ае быел да  озын, кызу көннәргә туры килә.  Ошбу изге гамәлне үтәүдә зур сабырлык, күндәмлелек күрсәтүчеләр генә Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән бүләкләренә өметләнә алалар. Раббыбыз Аллаһ әйтә: “Чынлап та, сабырларга исәпсез-хисапсыз әҗерләр бирелер” (39:10.)   

  Ошбу айда Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезгә әҗер-савапларны дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә арттыра, гөнаһларыбызны гафу итә. Рамазан тәкъвалыгыбызны сынау, рухыбызны һәм тәнебезне савыктыру өчен менә дигән форсат, дин тотучылар өчен зур бүләк.  

   Уразага ният итүче үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән, дарулар кулланудан, тәмәке тартудан гына түгел, ә бәлки начар уйлардан, начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән тыеп тора. Аллаһы Тәгалә авыруларга, юлда булучыларга мәрхәмәт күрсәтеп әйтә ки: “Сездән кем Рамазан аена килеп җитә, аны уразада үткәрсен. Әгәр ул чирле  яки сәфәрдә булса, ул вакытта калдырылган көннәрне башка вакытта тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми.” (2 – 185). Йөкле хатын-кызлар, бала имезүче аналар, ураза үзләренең һәм балаларының сәламәтлегенә зыян китерә дип курыкса, аны казага калдырып башка көннәрдә икенче Рамазанга кадәр тотып бетерә. Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырганнан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Алар да аны казага калдырып икенче вакытта тоталар. Терелүгә өметсез авырулар, ураза тота алмаслык олы яшьтәгеләр һәр ураза көне өчен фидия садакасы түли. Быел ул нәзарәт Пленумы карар иткәнчә, һәр көн өчен 200 сум күләмендә билгеләнде. Фитыр садакасы күләме – 100 – 600 сум (зәкят түләүчеләр өчен 600 сум).  2018 елга зәкят нисабы алтын буенча – 210 мең сум, көмеш буенча – 18 мең сум.

  Рамазан – юмартлык, рәхимлелек ае. Әйдәгез, бу айда садакаларыбыз белән мескен-фәкыйрьләрне сөендерик, туганнарыбызның, ата-аналарыбызның хәлен ешрак белик. Берничә йөз сумнан малыбыз кимемәс, ә менә мохтаҗларны, ятимнәрнең күңелен күтәрә  алырбыз.

    Аллаһының рәхмәте белән, быел Рамазан аена  15 май кичендә керәбез. Бу кичтә беренче тәрәвих. Ул мәчетләрдә 20 рәкәгать укыла.  Беренче сәхәр – 16 май иртәсендә. Ураза бәйрәме – 15 июньдә.

  Рамазан аеның һәр көне изге эшләрдә, гыйбадәтләрдә  узсын! Аллаһы Тәгалә булган мохтаҗлыгыбызга күрә һәрберебезгә Үзенең ярдәмнәрен ирештерсен һәм туры юлыннан барырга иман көче, тәкъвалык бирсен!

 

                               Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,

            ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

             Президиумы әгъзасы, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе    

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *