Имам-мөхтәсиб билгеләү

10 июнь көнне Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булып узды. Ул 11:00 сәгатьтә башланып, өйлә намазына кадәр дәвам итте. Мәҗлес кунаклары булып Татарстан Республикасы мөсеманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин килде. Чара Коръән укып һәм дога кылып башланып китте. Беренче булып Әлфәс хәзрәт Гайфуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул имамнарны 2017-2020 еллар эчендә Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан башкарылган эшчәнлек белән кыскача таныштырып үтте. Аннан соң “Сөембикә” мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт мөхтәсибәтнең 4 еллык финанс эшчәнлегенә хисап ясады. Әйтелеп киткән хисаплар имамнар тарафыннан бертавыштан канәгатьләнерлек дип кабул ителгәннән соң, Равил хәзрәт Зөфәров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Чаллы мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсиб вазыйфасына Әлфәс хәзрәтне тәкъдим иткән хатын укып үтте. Аны имамнар бертавыштан кабул итте һәм Әлфәс хәзрәткә янә имам-мөхтәсиб шәһадәтнамәсе тапшырылды. Соңрак мөхтәсибәт шурасы һәм рев. комиссиясе әгъзалары составы кабул ителде. Мәҗлес Әлфәс хәзрәтнең, ышаныч белдергәннәре өчен Чаллы имамнарына рәхмәт сүзләре һәм Рөстәм Рафик улының имам-мөхтәсибне тәбрикләве белән тәмамланды.

Җыелыштан соң имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметовны 75 яшьлек юбилее белән котлау булды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *