Чаллыда хәләл кунакханә ачылды

18 декабрь көнне Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә (Столбовая ур. 44) “Alif” дип аталган хәләл кунакханә ачылды. Әлеге чарага Чаллы мәчетләре имамнары чакырылган иде. Мәҗлесне кунакханә проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин алып барды. Үзенең чыгышында ул мондый кунакханәләрнең Рәсәй җирлегендә Чечня республикасыннан кала башка булмавын ассызыклап үтте, соңрак кунакханә бүлмәләре белән танышу булды. Мәҗлес чәй өстәле артыңда дәвам итте һәм бина эчендә булдырылган гыйбадәт бүлмәсендә өйлә намазы белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *