Хаҗиларны юлга озату

24 июль көнне Яр Чаллы мөхтәсибәте “ДУМ РТ Хадж” вәкиллеге аша “Стандарт-тур” белән хаҗга баручыларның беренче төркемен изге сәфәргә озату чарасы үтте. Булачак хаҗилар “Утыз Имәни” мәчетенә икенде намазына җыелдылар. Намаздан соң шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла аларга җиңел сәфәр, хәерле гыйбадәтләр теләде, үгет-нәсихәтләрен бирде һәм хаҗ сәфәре вакытында җитәкче сүзеннән чыкмаска боерды. Аннан соң олуг хаҗга ниятләүчеләр белән саубуллашу булды һәм 36 кешедән торган төркем автобуста Казан аэропортына юл тотты. Хаҗиларның җитәкчесе булып “Утыз Имәни” мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Инсаф хәзрәт Сәүбанов китте.

Аллаһ тәгалә кылган хаҗларын кабул кылсын иде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *