Балаларны Коръән уку бәйгесенә чакырабыз

Шәһәребездә 2019 елга чаклы 24 ел рәттән уздырылып килгән, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республика күләмендәге ачык Коръән уку бәйгесе бу елны янә балаларга Аллаһ китабын төгәл һәм матур итеп укый белүләрен тикшерү өчен зур мөмкинлек булачак. Сан ягыннан 25 нче булган әлеге чара 30 нчы март көнне, узган еллардагы шикелле үк, “Ак мәчет” мәдрәсәсендә уткәреләчәк. Бу елны ул Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үтә. Катнашучыларны теркәү иртәнге 7:30, ә бәйге 9:00 сәгатьтә башланчак. Чарада 15 яше тулмаган (искәрмә: 30 март көнне туган көне булган), көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид илә яхшы укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша ала. Ул 4 яшь төркемендә барачак: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр. Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Һәр яшь төркемендә беренчелекне яулаган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. 25 нче Коръән уку бәйгесенең тулы нигезләмәсе фотода күрсәтелгән. Әлеге чарага теркәлү анкетасын шушы СЫЛТАМАГА БАСЫП йөкли аласыз. Аны кәгазьгә бастырып, бәйгегә тутырып алып киләсе була. Шулай ук бу елны электрон формада да теркәлү мөмкинлеге булдырылды. Анысын бирелгән СЫЛТАМА аша күчеп тутырырга һәм бәйгегә килгәч теркәлү урынында килүегезне генә белдерәсе була.
Әйтергә кирәк, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Коръән уку бәйгесе һәр елны да зур активлык белән үтә. Узган, 24 нче бәйгедә Башкортостанның Илеш районы вәкилләре, Мари-Эл, Удмуртия, Киров өлкәсе, җөмһүриятебезнең Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Казан, Алабуга, Зәй, Тукай, Сарман, Мөслим районнарының яшь Коръән укучылары (җәмгысе 92 кыз һәм 94 ир бала) катнашты. Алар арасыннан 51 бала 7 яшькә дә җитмәгән иде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *