Туган телебез әманәт

Мөселман булып тудым мин җиргә,
Аль-Мисакта вәгъдәләр биргәч.
Татар телен бирде миңа Раббым,
Әнием татарча сөйләшкәч.

Хәзер балаларым сөйли татарча,
Әнисеннән һәм миннән ишеткәч.
Нигә сөйләшик ди без башкача,
Раббым телемне әманәт иткәч?

Татар теле бетә дип кайгыралар,
Мәктәпләрдә укытулар беткәч.
Өлкәннәр күзеннән яшьләр ага,
Яшьләребез русча сөйләгәч.

Халкыбызның яңа галимнәре —
Яшь Баруди, Мәрҗаниләр үскәч,
Бетмәс ул тел, кайгырмыйк, туганнар,
Бетәр бары кыямәт җиткәч.

Җирләр өчен зур каберләр казып
Салсалар да телне, дәресләр беткәч.
Сыймас анда татарның мирасы,
Ничек сыйсын, дингә тәңгәл килгәч?!

     Яхин Ильназ Хәйдәр улы,

Чаллының “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы.

                                                   5.11.2017.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *