Кайда синең горурлыгың, әй, татарым?

Хәзерге вакытта “тел бетә, дин бетә” дип зарланабыз, кемнәрне генә сүкмибез, пикетлар ясыйбыз, кемгә генә мөрәҗәгать итмибез. Бу, минемчә, суга батучының саламга тотынып калырга теләвенә тиң. “В контакте” социаль челтәрендә “Татарлар Собчак өчен” төркеме оештырылды. Төркемдә катнашучылар Русия Президентлык  вазыйфасына дәгьвә кылган Ксения Собчактан туган тел язмышын хәл итүдә ярдәм сорый. Шәхсән үземә бу ачык хат башка милләттән үз-үзеңне мыскыл иттерүгә тиң кебек тоелды. Ий, халкым, кайда синең горурлыгың?

Бу мәкаләне язарга мине Зөфәр хәзрәт Галиуллинның “Безнең гәҗит”тәге ( 18 октябрь 2017 ел) “Сарык булмагыз, ник үз телегездә  сөйләшергә рөхсәт сорыйсыз?” дигән тетрәндергеч язмасы этәрде. Минем бу мәсьәләдәге фикерләрем тулысынча аның фикерләре белән тәңгәл килә. Үз чиратында мин Зөфәр әфәнденең “Ислам нуры” газетасында үзе язган хезмәтеннән өзекләрне танып, мине урлауда гаепләп җаваплылыкка тартмавына ышанып калам һәм аңардан гафу үтенәм. Бу бүгенге көннең актуаль темасы булганга күрә безнең шәһәрнең бердәнбер дини газетасында урын алырга тиеш дип уйлыйм.

Халыкны халык иткән телләре, үзаңнары, гореф-гадәтләре, диннәре дә Аллаһы Тәгаләдән. Һәр халык хөрмәткә лаек. Моны тел, дин, халык белән тартышучы бәндәләр аңласалар иде. Тыныч, дустанә яшәү урынына дошманлык, низаг, тарткалашу-бүленү кемгә кирәк? Нәрсә бүләбез, кемгә ни җитми?

Әй, кеше! Аллаһы Тәгалә сиңа иң олы дәрәҗә бирде, сине хәлифә итте, хайван, бөҗәк, сарык түгел, ә хәлифә! Сарык булмагыз, ни өчен Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткәнне  – сезне халыклар итеп яралтканын исегездән чыгарып, Аллаһының нигъмәтен онытып, хөкүмәттән үз телегездә сөйләшергә рөхсәт сорап йөрисез?   Аллаһы Тәгалә нигъмәтеннән нигъмәтләнегез. Безгә патша-түрә кесәсендә булган ирек тә, суверенитет та, тел дә кирәкми.  Без, татарлар, Русиянең җимерелүен теләмибез, без төзегән дәүләт ул.  Без дә халык, без дә хокуклы, безнең дә бабаларыбыз, аталарыбыз яуларда шушы ил өчен кан түккән – ирек өчен, Ватан өчен, дәүләт өчен. Дәүләт ул – мирас, безнең телебез, үзаңыбыз, динебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз, икътисадыбыз. Инде бүген бабаларыбызның мирасларын аяк астына салып таптыйкмы? Әгәр без бүген үзебезнең куркаклыкны саклык дип атасак, балаларыбыз үзләренең коллыкларын ватанпәрвәрлек дип атарлар. Балаңнын кол булуын телисеңме? Теләмәсәң, мәхрүм итмә нарасыеңны ана теленнән, бөек тарихыңнан, Кол Галиеңнән, Утыз Имәниләрдән, Тукай, Туфан, Җәлилләрдән. “Олы юлның тузаны”н татысын ул, “Кандыр буе”на барып битен юсын, Идел суын колачлап йөзсен, азан тавышыннан күңеле үссен. Мин татар дип горурланып әйтсен. Әй, татар кешесе! Син дәүләтләр тоткан халык, китаплы, дөньяга галимнәр, язучылар, көрәшчеләр биргән халык. Аллаһы Тәгалә сине дан-шөһрәт белән сынады, яу кырларында сыналдың. Инде Аллаһы Тәгаләдән булган бүгенге вәзгыятьтә сынма-сынатма. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: “Сабыр бул, Аллаһы Тәгаләнең әмере килер, үзеңне – асылыңны югалтма,”- ди. Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе, әлбәттә, үтәлер.

Татар халкына каршы нинди генә ысуллар кулланып көрәшсәләр дә, без үзебезне хәрам балтасы астына куймаска тиеш. Чеп-чи татар авылларында татар мәктәпләрен урыска әйләндерүне тыярга, Бердәм Дәүләт Имтиханын  татар телендә бирдерүне таләп итәргә, балалар бакчасыннан алып Фәннәр Академиясенә кадәр белем йортлары, Фәнни  үзәкләре  булдырырга тиеш. Әлһәмделилләһ, яңа ачылган Болгар Ислам академиясе тарихи бәйләнешне яңадан тергезер, гыйльми җепләр өзелмәс. Шырт итсә дә, пырт итсә дә, Мәскәүгә елап хат яза башлыйбыз, язучылар да хәзер роман, хикәя, шигырь түгел, хат язарга остарды. Хатны Мәскәүгә түгел, Үзебезнең Президентыбызга язарга кирәк. Депутатлар сайладык, беренчеләрдән булып бу эштә укытучылар тырышлык куйды. Татар авыллары сайлауда 99 % катнашты. Бүген кайда ул сайланган депутатлар? Сайлау алдыннан телләре асылган иде, сайланганнан соң тыннары да чыкмый. Сайлауларда тырышлык куйган татар теле укытучыларына бүген эшсезлек яный.

Мөхтәрәм җәмәгать!  Дөрес нәтиҗә ясыйк, алга таба бу фаҗигале юлдан баруыбызны туктатыйк. Туган телебездә фикерлик. Татарча сөйләшик, үзебезчә сөйләшә тоган иманлы балалар үстереп калдырыйк. Шулай булганда гына милләтебезнең киләчәге өметле булыр.

Тел һәм дин мәсьәләсенә килгәндә, алар гасырлар буе бер-берсен саклап килгәннәр. Әгәр кеше теленнән язса, бик тиз икенче дингә күчүе ихтимал. Шулай ук диненнән язса телен югалтуы да мөмкин. Мәчетләрдә вәгазьләрне бары тик татар телендә генә алып баруыбыз моңа юл куймас дип ышанасы килә. Кеше дингә барыбер кайтачак. Динсез кешенең күңеле беркайчан да тыныч була алмый, динсез булып китәсе килми. Телне саклау җәмгыятьнең әйдәп баручы кешеләреннән тора. Һәрбер милләттә ул иң күп дигәндә 10%, калганнары аларның иярүчеләр. Һәрбер буында алдынгы яшьләр көче кирәк безгә. Көрәшеп булмый дигәнгә ышанасы килми. Бөтендөнья татар конгрессы, “Милли шура”, Татар Иҗтимагый Үзәге вәкилләре Конституция белән беррәттән Аллаһ кушкан кануннардан тайпылмыйча эш итсәләр иде. Бу очракта изге ниятләребездә Аллаһ ярдәмче булыр иде, иншә Аллаһ.

 

   Минсабир Вәлиев, Чаллының “Ихлас” мәчете Аксакаллар шурасы рәисе.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *