Аксакал сүзе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда туган илебезне аякка бастыру өчен үзегезнең фидакарь хезмәтләрегезне кызганмаган, көнне төнгә ялгап, тир түгеп басу-кырларда, фермаларда, төзелештә, завод-фабрикаларда эшләп ялга чыккан ветераннар! Минем сезгә әйтер сүзем бар.

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаhи үә бәрәкәтүh!

Сезгә иман байлыгы, хәерле-бәрәкәтле гомер, сәламәтлек, яшъ буынны тәрбияләү өлкәсендә уңышлар, бәхет-сәгадәт теләп калам. Күп еллар буе башымда йөрткән уйларымны сезгә җиткерергә булдым әле. Без бит һәммәбез дә бер чорда, бер җирдә туып-үстек, бер җирнең суларын эчтек, үзебезнең басуларда үскән икмәкне ашадык, бер һаваны суладык. Сез минем күңелемә бик якын кешеләр. Мин бары тик сезнең фани дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле булуыгызны гына телим. Бүгенгесе көндә Европа халкының аңы уяна башлаганын һәм аларның Исламга килгәннәрен ишетәсез һәм күрәсез дип уйлыйм. Массакүләм мәгълүмат чаралары бик оператив эшли бит. Әйтегез әле ни өчен алар Исламга киләләр? Әле бит белүебезчә кайберәүләр Ислам динен һәм мөселманнарны еш кына яманлап, тәнкыйтьләп торалар. Ләкин, шулай булуына карамастан, дөньядагы халыклар сәгать саен, көн саен Исламга киләләр, Әлхәмдүлилләһ. Ни өчен халык Ислам диненә төркем-төркем булып килә башлады? Беренчедән, бу аларга Аллаһның рәхмәте. Икенчедән, халыкның аң-белеме үскәннән үсә бара, субхәнАллаһ. Алар Аллаһ кушкан җирләргә карап уйлый һәм фикерли башладылар. Алар үз-үзләренә ошбу сорауларны бирәләр:

* Галәмнәр кайдан, ничек барлыкка килгән?

* Дөнья ничек барлыкка килгән?

* Безне бу дөньяга кем китергән?

* Без ни өчен бу дөньяда яшибез?

* Бу тормыштан соң ни була?

Ошбу сорауларга үзләре үк җавап та эзлиләр. Җавапны Коръәннән, Ислам дине турында язылган китаплардан табалар. Чөнки Коръәндә һәм сөннәттә – Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәсәлләмнең хәдис-шәрифләрендә ачык итеп аңлатылган. Аңлы халык, аларны укып, Исламга килә. Ислам дине ул кешене канәгатьләндерә торган дин, бик күркәм дин. Ислам диненең гүзәллегенә карап таң калалар. Ислам тынычлык дине. Ислам иминлек дине.

Кызганыч ки, Татарстанда, Рәсәйдә Исламга килүчеләр саны азрак. Ни өчен дисезме?

– Беренчедән, безнең илдә халык уйларга, фикерләргә гадәтләнмәгән. Күпчелек кеше ашый-эчә, йоклый, эшли, хаҗәтләрен үти, һәм бернәрсә дә уйламый.

– Икенчедән, безнең илдә халыкның күпчелеге исерткеч белән мавыга. Исерткеч кешенең уйлау сәләтен киметә, зиһененә зыян сала.

– Өченчедән, Рәсәй халкы җитмеш ел дәһрилектә-динсезлек сөременә батып яшәде. Бу чорда меңнәргә гыйбадәтханәләр җимерелде, дин әһелләре үтерелде, юк ителде. Динле кешеләрнең күбесе эзәрлекләүләргә, репрессияләргә дучар ителде. Бу кадәр басымга түзә алмыйча үз иманнарын, ата-баба иманнарын компартия уйлап чыгарган ялган инануларга алмаштыручылар да булды. Коръән һәм хәдисләр теле онытылды, намазга басучылар саны кимеде.

– Дүртенчедән, кайберәүләр: “Мин хәзер теләсәм, теләмәсәм дә динне кабул итә алмаячакмын, мин картайдым, вакыт үтте,”- дигән фикерне алга сөрә. Шул рәвешле үзенең ялкаулыгын, дәһрилеген (наданлыгын) акларга маташа.

– Бишенчедән, бәндәләрнең күпчелеге Аллаһның сүзен тыңлый белми, ишетсә дә ул аны аңламый, Раббысының сүзендәге матурлыкны күрми дә, сизми дә. Шуның өчен ул аны кабул да итә алмый.

– Алтынчыдан, кемнәрдер аны дингә якын килмәслек итеп нәфрәтләндергәннәр. “Дин ул – опиум” дигән ялган уйдырманы башына сеңдергәннәр. “Дин – ул кешегә зарар китерүче” дип алдалаганнар, ялган фикер белән зиһенен томалаганнар. Надан кеше ул ялганга ышанып Ислам диненә нәфрәтләнә, аны кабул итми.

– Җиденчедән, ул дингә килергә курка. Ул – “Әгәр дә дингә килсәм дөнья ләззәтләреннән мәхрүм булачакмын,”– дип уйлый.

Безнең көннәрдә үзләрен мөселман дип атап йөрткән милләттәшләребез арасында киң таралган бер күренеш бар: намазның, елга бер ай ураза тотуның фарызлыгын таныйлар, әмма үзләре бу гыйбадәтне үтәмиләр. Кешеләр гөнаһлы ләззәт төшенчәсе белән чын бәхет-сәгадәтне бутый. Бугенге көндә аларның урыннары алмашынган. Андый кеше теоретик яктан Ислам кануннарыннан яхшы хәбәрдар: исерткеч эчү, тәмәке тарту, фәхеш эшләр динебез тарафыннан тыелган икәнне яхшы аңласа да, яшәвенең бөтен мәгънәсе нәкъ менә шуларга корылган. Чөнки дингә килсә, боларның һәммәсеннән дә баш тартырга һәм әйләнә – тирәдәгеләр өчен мәңге үрнәк булып яшәргә туры киләчәк, ә бу исә зур җаваплылык. Менә шунысы куркыта адәм баласын.

Шулай ук түбәндәге хакыйкатьне дә истә тоту мөһим: бары тик дини кануннар үтәүнең зарурлыгын аңлау белән чикләнмичә, шуларны үтәүдән җанга, күңелгә ләззәт алу турында онытмасак иде, моның әһәмияте искиткеч зур!

Исламның биш терәге – шәһәдәт кәлимәсен әйтү, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ – боларны үтәп яшәү хакыйкиятүл иман дип атала. Бар тагын халәвәтүл иман дигән төшенчә. Монысы әнә шул гыйбадәтләрне кылудан җан рәхәте кичерүгә кайтып кала, моның исә мәгънәсе күпкә киң. Кешене куркытып иманга китереп булмый, ә менә мәхәббәт, изге ярату күп нәрсә бирә. Аллаһны яраткан өчен генә шул кешегә карата олы ихтирам, хөрмәт саклавыбыз Аллаһ хакын үтәүгә тиң. Дини гыйбадәтләрне үтәргә Раббыбыз тарафыннан вакыт бүлеп куелган. Кеше шул кыйммәтле вакытын тиешле

кулланмаганда, юк-барга сарыф иткәндә, әлбәттә, игелекле гамәл кылырга каян җиткерә алсын ди вакытны!

“Намаз укырга вакытым юк” дип әйтү ул дини гыйбадәтне үтисе килмәүне яшерергә тырышудан башка нәрсә түгел!

“Әзерлегем җиткәч йөрермен мәчеткә” дип акланучыларга бер сорау куясым килә: мәчеттән дә ары, җәмәгатьтән аерылып, кайда әзерләнмәкче буласың? Бу кеше, әйтик, гаиләсендә, дус – ишләре, туганнары арасында да Ислам турында берни ишетми, белми, күрми, уйланмый, бу турыда аңлатучы, сөйләүче юк. Моның әзерлеге нинди шартларда үтә, гомумән бармы соң! Мәчет, җәмәгать – рухи азык чыганагы, без анда үз асылыбызны табар, аңлар өчен йөрергә тиеш. Шушы хакыйкатькә каршы кылу – эчке аңның иманга кайтырга теләмәвенә дәлил. Әгәр кеше чынлап та иманга кайтырга тели икән, биш вакыт намазын торгызырга тиеш. Әгәр инде гыйбадәтен кылмый икән, андый кешенең хәрамга кереп чумуы бик тиз. Чөнки Раббыбыз Үзе вәгьдә итә: “Мине онытканнарга дөньяның бөтен ишекләрен дә ачып куйдым,” – ди. Үз теләгең белән хәрамны сайлыйсың икән – рәхим ит, Раббың сине бернәрсәгә дә мәҗбүриләми. Болардан баш тарта алган кешегә генә Аллаһ Тәгалә рәхмәт капкаларын ача.

Адәм баласының психологиясе шундый – үзенә начар булганда гына Раббысын исенә төшерә ул. Кем өчендер каты авыру, юл һәлакатенә юлыгу. Ә теләк һәммәбезнең бер – “Раббым коткар мине бу бәлаләрдән!” дип ялварабыз. Кызганыч, шушы мизгелне бик азлар гына хәтерендә саклый, күбебез, хәлләр рәтләнеп китүгә үк, Аллаһны онытабыз. Җир йөзендәге яшәү шартлары инсаннарның михнәт күрмичә тормыш итүе өчен җайлаштырылган. Әмма без, шуларны күрә, белә торып та Аллаһка сәҗдә кылырга ашыкмыйбыз. Югыйсә, Аллаһ безнең намазларыбызга мохтаҗ түгел, бу гыйбадәт кешенең үзенә кирәк. Без үзебез чиксез Хикмәт иясе, барнәрсәне дә Белүче, Бөек, Бай, Кодрәтле, Җиңүче, Гафу итүче, Рәхимле Аллаһка мохтаҗ. Шуңа да, без – мөселманнар намазның һәр рәкагатендә “Фатиха” сүрәсен укыйбыз:

اياك نعبد و اياك نستعين

“Сиңа гына гыйбәдәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз!”

Кадерле яшьтәшләрем, чордашларым! Аллаһка гыйбадәт кылуны калдырудан сакланыйк. Тормышта нинди генә хәлләрдә булсак та, фәкыйрьлектә яисә байлыкта, көенечтә яисә сөенечтә, көчле яисә зәгыйфь чагыңда Аллаһны исебездә тотыйк! Әле бит соң түгел, гүр иясе булмаганбыз. Һәрберебезгә тәүбә ишекләре ачык. Аллаһка ялварып, тәүбә – истигъфар кылыйк. Укылмаган намазлар, тотылмаган уразалар, бирелмәгән садакалар, чалынмаган корбаннар, түләнмәгән зәкәтләр һәм башка хаталар өчен елый-елый тәүбә – истигъфар кылыйк! Аннары, күңелебез, рухыбыз – җаныбыз пакъланганын сизәрбез, ин шәә Аллаһ! Аллаһның рәхмәте белән Аллаһка гыйбадәт кылырга күңелебез ашкынып торыр.

Һәммәбезнең дә Раббыбыз Аллаһ белән очрашү көне, очрашу урыны бар. Очрашу көне – кыямәт, очрашу урыны – мәхшәр мәйданы. Кыямәт көнендә барыбыз да каберләребездән кубарылып чыгарбыз һәм мәхшәр мәйданына җыелырбыз. Һәрберебезгә дә ул көндә Раббыбыз белән очрашырга туры киләчәк. Аллаһ синнән дөньяда яшәгәндә кылган гамәлләреңнән сорау алачак. Син Аллаһ белән очрашырга әзерме? Бу фани дөньяда яшәгәндә Аллаһка буйсынмыйча, Аның әмерләрен үтәмичә, гөнаһлар кылып яшәгән булсаң, Аллаһ Тәгалә ачуланып сине җәһәннәмгә салырга да Кадир. Аллаһка гыйбадәт кылып, изгелек эшләп яшәгән булсаң, Аллаһ Үзенең рәхмәте белән җәннәткә кертер, һәм син анда – җәннәттә мәңге рәхәттә калырсың. Уйларга, фикерләргә нигез бар: кайсы юлны сайлыйбыз?

Аллаһ ярдәме белән, Аллаһ илһам биреп сезгә дөрес юлны күрсәттем сыман, әлхәмдүлилләһ. Һәрберебезгә дә һидаятьтә – туры юлда булырга язсын!

Хөрмәт белән, Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсе “Ихлас” мәчете аксакаллары рәисе Минсабир Таһир улы Вәлиев

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *