Сайлау

Безгә Раббыбыз сайлау мөмкинлеге биргән һәм без көн саен нидер сайлыйбыз! Кешенең тормышындагы иң бөек сайлавы – ул үзенә иләһ сайлаудыр! Кемдер үзенең ихтыяҗларының нәтиҗәсе, язмышының төзелеше, гаиләсенең киләчәге һәм бәхетле булуы бары бер таштан ясалган сүрәт белән бәйле һәм ул гына миңа ярдәм итә ала дип инана һәм шул файда да, зарар да китерә алмаган ташны иләһ итеп кабул итә. Аны сайлый. Кемдер бу юлны үзе кебек үк кешеләрдә – бай түрәдә, җитәкчедә һәм башкаларда күрә. Кемдер үз нәфесен иләһ итеп танып, ул әмер биргәнне үтәгән чакта гына бәхетле була алырмын дип уйлый. Бу кешеләр турында Раббыбыз: “Күрмәдеңме син үзенә иләһ итеп нәфесен сайлаганны,” – диде.

Калебендә иман балкыган кеше: “Ул гына бәхет бирүче. Ул гына Ризыкландыручы. Килеп чыккан мәшәкатьләрне Ул гына чишүче,”- дип кабул итә һәм иләһ булырга лаеклы булган бердәнбер зат Аллаһны сайлый.

Без гомер буе нидер сайлыйбыз. Сайлыйбыз, нәтиҗәсе үзебезгә сөенеч, шатлык, бәхет булуын теләп. Кафега керсәк авыздан сулар китергән, күңелебезгә хуш килгән тагәмне сайлыйбыз. Кибеткә керсәк, нәфесебезнең ашкынуы сәбәпле безнең ихыяҗга әйләнгән нәрсәне сайлап, ул яткан киштәгә таба җаныбыз вә тәнебез белән юнәләбез, кәрзинебезгә салабыз да касса янына килеп, кесәбездән китүен теләмәгән акчабызны корбан итеп, шул берничә сәгатьтән юк булачак нәрсәне кыйммәт бәягә сатып алабыз. Сайлыйбыз.

Хәләл җефет, балалар кебек, күңелебездә тирән мәхәббәт булган кешеләргә сөенә-сөенә кыйммәт бәягә бүләкләр алабыз. Ашыга-ашыга аны тапшырып, алардан зуррак чагылышлы рәхмәт сүзләрен көтәбез. Без көткән җавап ишетелсә: “Алган бүләгем юкка булмаган икән,”- дип сөенәбез. Әти-әнигә “Яратырга кирәк бит инде, мин бит начар кеше түгел” дип үзебезне алдап, кесәбездәге акчаны күңел тырнаулары аркылы чыгарып, хатын вә балаларныкыннан күпкә очсызрак бүләкләр алабыз. Шул очсыз нәрсә белән дә күзләренә яшь килгән әниебезне күргәч, бер зур эш эшләгәндәй сөенеп, җиңел сулап куябыз. Сайлыйбыз.

Иртәнге намаз вакыты җиткәч, мәчеткә бару белән җылы түшәк арасында сайлау үткәрәбез. Күңелгә якын, сөекле булган як җиңү яулый бу очракта. Чөнки бу сайлау вакытында без тавыш бирүчеләр санына карамыйбыз.

Рәсүлебезнең (Аңа Аллаһның салаваты вә сәламе булсын) берәр сөннәтен үтәргә җыенган чакта кайвакыт, бу сөннәтне үтәү белән шушы

яраткан дөнья тормышыбызда нинди файдага ирешә алырмын икән? дип уйлыйбыз. Сайлыйбыз. Җомгага килмәсәм Аллаһ Раббыбыз ни күрсәтер дип ашыгабыз.

Ни өчен икән соң бу сайлаулар шул рәвешле уза? Ни өчен соң әниебезне без хатыныбыз яки балаларыбыздан күбрәк яратмыйбыз? Нигә безгә җылы түшәк мәчеткә караганда сөеклерәк? Нигә кесәдәге кәгазьнең саны Аллаһ каршындагы әҗер саныннан кыйммәтрәк? Ничек дөрес икәнен беләбез, ләкин нигә теләк юк?

Җавап бер: Аллаһка карата мәхәббәт юк. “Ул дөнья белән идарә итә, шуңа берәр нәрсә күрсәтмәсен тагын,”- дигән курку бар. Ярату юк.

Нигә соң Раббыбызны яратмыйбыз икән? Моңа да җавап бар. Чөнки Раббыбызны белмибез. Кем ул? “Бар икәнен беләм, шикләнергә ярамый, ышанмыйм дип әйтсәм кәфер булам бит. Юк, юк, мин ышанам. Мин мөселман,”- дип фикер йөртәбез. Шуның белән тәмам. Шуннан артмый гыйлемебез. Бар булуы турындагы гыйлемнән ерак китмәү сәбәпле, без аны белмибез. Шуңа да яратмыйбыз. Мисал өчен: безгә әйтсәләр: “Англиядә бик яхшы бер кеше бар икән. Ул бик яхшы. Ләкин кайсы ягы белән яхшы икәнен белмим. Шулай да син аны яратырга тиеш!” – дип, безгә күпме генә әйтсәләр дә, бу кеше турында тирәнрәк белмичә, калебебезгә аңа карата мәхәббәт кермәс. Тормыш юллары һәм китаплары безгә мәгълүм булган зур-зур галимнәрне бит без яратабыз. Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның салаваты вә сәламе булсын) һәм аның сәхәбәләре турында кызыксынып гыйлем алган бер кардәшебезнең: “Эх! Аларны бер генә мизгелгә күреп аласы иде. Аның өчен берни кызганмас идем,”- дигән сүзен һич тә онытырлык түгел. Раббыбыз турында гыйлем аның күркәм исем вә сыйфатлары эченә яшерелгәндер. Аларны ачкан саен калебебезгә ярату керә ала.

Илназ хәзрәт Яхин, Чаллының “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *