Равил хәзрәт: “Дини культурабызны үстерәсе иде”

Чаллы мөхтәсибәтенең аксакалллар Шурасын борчыган мәсьәләләрнең берсе – дини культурабызның түбән калуы. Мәчет, дин  әдәпләрен гади халык кына түгел, ә намазга йөрүчеләр дә белеп бетерми. Вәгазь барганда мәчет намазы укулар, намаз гыйбадәтен  кешеләр йөрергә комачаулый торган урынарда, хәтта баскычта кылу, намаз залында кесә телефоннарын сүндермәү – болар инде гадәти күренешләр. Күпләр үзләренең сораулары белән мәчеткә нәкъ намаз барган вакытта шалтыраталар. Һәм кабат шалтыратып: “Нигә телефонны алмыйсыз?”- дип ачуланалар. Монсы да гаҗәпләндерә. Югыйсә хәзер намаз вакытлары Интернет челтәрендә дә, газеталарда да, аерым битләрдә дә күп таратыла.  Гаҗәпләндерә торган башка күренешләр дә бар. Күптән түгел намаз укып чыкканда безне мәчетебез дежурные янында бала күтәргән яшь кенә хатын каршы алды. Аның артында кечкенә эт күтәргән 10-12 яшьләр тирәсендәге малай да бар иде. Хатын өшкертү мәсьәләсе белән кызыксынды. Мин исә аңа башта мөселман кешесенә фатирында эт тотуның гөнаһлы эш булуын аңлата башладым, балагызның авыравы шуннан булырга да мөмкин дип искәрттем. Хатын баласының сәламәт булуы, өшкертергә чирләп киткән этләрен алып килүләрен белдерде. Мин мондый эшнең шәригатьтә булмавын аңлаткач: “Мәчеттә өшкерергә ярамаса өйгә бер бабай җибәрсәгез дә ярый,”- дип нәтиҗә ясады. Бабайлар нәрсә әйтерә белмичә аптырап карап тордылар.  

  Дөрес, мондый хәлләр еш кабатланмый. Мәчетебез ачылган беренче елларны бер татар бабае этен кышкы салкыннарда, үзем астын җыештырып торырмын дигән сылтау белән, мәчетебезнең бер җылы бүлмәсендә асравыбызны үтенгән иде. Аңа да шәригать таләпләрен яхшылап аңлатырга туры килде. Динебез нигезләрен, мәчет әдәпләрен белмәү шундый күңелсез хәлләргә китерә.

  Аксакаллар Шурасының мөһим  бурычы – яшьләребезне олыларны хөрмәт итүгә, әдәпкә, әхлаккә өйрәтү. Әле генә үзем белән булган бер вакыйганы искә төшерергә телим. Күрәм: бер егет тәһарәтханәдән яланаяк, йөзен сөртмәгән килеш чыкты. Җитмәсә утны да сүндермәде. Мин аңа бит һәм аяк сөлгеләренең булуын, намаз залына сөртенеп чыгу кирәклеген, утны сүндерүнең исрафка юл куймау икәнлеген искәрттем. Ул болай дип җавап бирде: “Мин  суның тәнемдә кипкәнен телим. Утны сүндерү кирәкми, чөнки ут ул – нур. Бер Ислам галиме әйткән: “Нурны сүндермәгез, нурны сүндерүче Исламны сүндерүче,”- дигән.”

   Ул минем мәчеттә кем булып эшләвем белән кызыксынды. Мин имам-хатыйб икәнлегемне әйттем. Ул әйтте: “Дәрәҗәңне ул кадәр төшермә инде ут сүндерүгә, су ябуга, сөртенеп чыгуга бәйләнеп. Хәзер бит демократия. Менә аяк киемен дә мин кайда телим – шунда салып калдырам.”

  Яки тагын бер мисал: мәчеткә 18-19 яшьләрдәге   кыз белән 30-40 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килделәр. Кызның белдерүенчә, тормышлары җайланып китә алмый икән. Күптән яшисезме, никахыгыз бармы, ир, хатын хакларын беләсезме? дигән сорауга мәчеткә киңәшкә килгән әлеге яшь хатын: “Әле 15 көн генә яшибез, никахны кирәк дип әйтмибез, хәзер никах белән кем яшәсен,”- дип җавап бирде. Мондый хәлгә аптырамас җирдән аптырарсың. Югыйсә бу яшь хатын мәчеткә киңәшкә дип килгән, ә никахның ни икәнлеген дә аңламый, аның  ата-анасы да бар, үзе Тукай районының бер авылыннан икән (авыл исемен әйтәсем килми, чөнки анда танышларым да яши).

  Дини культурабызны без, әлбәттә, дини гыйлем, аңлату эшләрен җәелдерү, үзебезне үрнәгебез, хикмәтле эшләребез   белән генә үстерә алабыз. Без, дин әһелләре, мәчет аксакаллары, бу эшләрдә активрак булсак идек.

  Равил хәзрәт Нуруллин, “Чаллы мөхтәсибәтенең аксакаллар Шурасы рәисе, “Туфан” мәчете имам-хатыйбы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *